"Folklorica" журналы Мамадышта яшәүче керәшеннәр турында яза

Америкада нәшер ителә торган "Folklorica" журналында Мамадышта яшәүче керешәннәрнең халык музыкасына багышланган фәнни мәкалә басылып чыкты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия фольклор берләшмәсе, Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмова хәбәр итте.
 
 
“Татар музыкаль фольклорын дөнья күләмендә таныту - күпкырлы эшчәнлегемнең җитди бер тармагы булып тора, ди Эльмира Каюмова.  -Төрле Халыкара оешмаларның әгъзасы буларак шул максатны күздә тотам. Күптән түгел Америкадан посылка килеп җитте. Анда инглиз телендә чыга торган "Folklorica" журналы һәм эчендә минем фәнни мәкаләм.
 
SEEFA берләшмәсенең (Славян, Көнчыгыш Европа һәм Евразия фольклоры ассоцияциясенең) махсус журналы бар. Ул елага 1 тапкыр басылып килә. Редакциясе Кентукки университетында урнашкан. ХХ нче санында минем Мамадыш керәшеннәренең халык музыкасына багышланган материалым дөнья күрде. Ул 2013 елгы экспедиция нәтиҗәләре буенча язылган. Эчтәлегендә кызыклы ноталы үрнәкләр (мәҗлес көе, Нардуган көе, иман җыруы), җыр текстлары, фоторәсемнәр бар. Башка илләрдә фәнни хезмәтне бастыру - катлаулы процесс. Мәкаләне җибәргәч тә,  аңа өстәмәләр кертергә туры килде, чөнки чит ил укучылары, галимнәре безнең мәдәният белән бик таныш түгел. Шуңа күрә, мәсәлән, Сабантуй, Нардуган турында киңрәк аңлатмалар соралды”. 
 
Эльмира ханым чит ил редакциясе белән хезмәттәшлектән  канәгать калган.  “Эшләү стиленә төгәллек, җитдилек һәм җитезлек хас. Миннән ризалык алмыйча, бернинди үзгәртүләр кертмәгәннәр иде. Бу - авторга карата хөрмәт һәм профессиональлек билгесе. Аларны безнең кайбер җирле редакторларга үрнәк итеп китерер идем. Үзләренчә төзәткән булып, минем белән киңәшмичә, хезмәтләремә хаталар кертүчеләр булды! Музыка белгече булсам да, халык мәдәниятенә комплекслы итеп карыйм. Экспедиция вакытында авыл тарихы, йолалар, сынлы сәнгать үрнәкләренә дә  игътибар итәм. Мамадыш ягы керәшеннәрдә борынгы этник киемнәре әле дә сакланган. Җыеп алган материаллары белән чит ил галимнәрне дә таныштырасым килде”, ди фольклорчы галимә. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...