Логотип
Яңалыклар

"Ефәк юлы"ның сигезенче этабында Айрат Мәрдиев икенче урынны алды

Голландиядән Renault командасы өчен чыгыш ясаучы Мартин ван ден Бринк экипажы "Ефәк юлы"ның сигезенче этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Ул финишка 3 сәгать 27 минут 30 секундта килде, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Россиянең ике экипажы беренче өчлеккә керде. Икенче урынны 5 минут 47 секундка артта калып Айрат Мәрдиев алды, өченче - Дмитрий Сотников, ул 6 минут 11 секундка артта калды.

Антон Шибалов ("КАМАЗ-Мастер") дүртенче килде, Эдуард Николаев экипажы - алтынчы, Андрей Каргинов - сигезенче.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар