Логотип
Яңалыклар

"Ак Барс" – минем команда. Аның белән хушлашу җиңел түгел – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасында калу ихтималын яшерми.

"Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлар бүген үз базасында матбугат вәкилләре белән очраша. Биредә баш тренер Зиннәтулла Билалетдиновның команда белән яңа килешү төзү ихтималының зур булуы да җиткерелде.
 
"30 апрельгә кадәр без яңа контракт турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел. Карьерамны дәвам итәргә көч бармы, дисезме? Көч бар. "Ак Барс" – минем команда, анда күп эшләдем, күп көч куелды һәм нәтиҗәсе дә булды. "Ак Барс"та миңа күп эштә булыштылар. Аның белән хушлашу җиңел түгел", – диде Билалетдинов.
 
Зиннәтулла Билалетдиновның команда белән килешү вакыты быелның 30 апрелендә чыга.

сылтамаhttp://tatar-inform.tatar/news/2017/04/07/138228/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар