Логотип
Яңалыклар

"500 иң абруйлы мөселман"ның берсе Тимур Сафин: "Әти-әни белән мин татар телендә аралашам"

Әмман шәһәрендәге Король ислам стратегик тикшеренүләре институты 2017 елга 500 иң абруйлы мөселманнарның рейтингына эләккән Үзбәкстанда яшәүче авыр атлетика буенча чыгыш ясаучы Тимур Сафин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында үзенең бу исемлеккә керүенә мөнәсәбәтен белдерде.

Инде билгеле булганча, бу исемлектә татар милләтендәге шәхесләрдән бу исемлектә Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселман спортчылары исемлегенә соңгы Олимпия чемпионнары, фехтованиеда алтын алган Тимур Сафин, гимнаст Алия Мостафиналар бар.

Тимур Сафин бу исемлеккә керүен: “Әлбәттә минем бу исемлеккә керүем бик күңелле һәм гаҗәп. Бу миндә бары тик уңай эмоцияләр генә тудырды”, - дип бәяләде. Спортчы уңышларның тыныч кабул итүен, эйфория тудырмавын әйтте.

Дөнья мөселманнары белән чагыштырганда татарларның аз булмаса да (дөнья мөселманнарының 0,45 проценты тирәсе), бу исемлектә татарларның саны күп булуын (0,8%) Тимур Сафин моны татарларның характер сыйфатлары белән аңлатты. “Татарлар үҗәт, эш сөючән, үз максатларына ирешүне яратучы халык. Шушы сыйфатларга бәйле рәвештә татарларның процент күләме югары”, - диде ул.

Спортчы исламга зур хөрмәт белән каравын әйтте. “Минемчә, ислам – иң хак дин. Билгеле, һәр конфессия вәкиле өчен дә үз дине якын. Ә минем өчен ислам якын. Мин татар, мөселман гореф-гадәтләре белән тәрбияләнеп үстем”, - диде ул.

Тимур Сафин, үз эшчәнлегендә русча гына аралашып яшәсә һәм шул сәбәпле русча аралашуы җиңелрәк булса да, ана телен онытмавын әйтте. ”Өйдә әти-әни белән мин татар телендә генә аралашам. Татарча беләм, хөрмәт итәм”, - диде ул.

Спортчы татарстанлыларның үз улларын онытмаулары һәм алар белән горурлануларына шат булуын әйтте. “Татарларның үзләрендә генә түгел, чит регионнарда, илләрдә яшәүче “безнекеләрне” онытмаулары, алар белән кызыксынып торулары бик күңелле, әлбәттә.

Тимур Казанда еш булуын әйтте. Татарстан башкаласына ул күпсанлы дуслары белән очрашу һәм әбисе (ул Әлки районында яши) белән күрешү өчен кайта. Яшь спортчыларга ул тырышып эшләргә, үз көчеңә ышанырга һәм беркайчан да чигенмәскә һәм куелган максатларга ирешергә дигән девиз белән яшәргә кирәк дип саный.

Тимур Сафин хәзерге вакытта Мәскәүдә, ул Дөнья кубогы этабы алдыннан үткәрелгән җыенга әзерлектә. Этап Япония башкаласы Токио шәһәрендә булачак. “График бик тыгыз, әлеге вакытта буш вакытларым юк диярлек”, - диде ул.

Тимур Марсель улы Сафин 1992 елның 4 августында Ташкентта туган. Соңрак Сафиннар Уфага күченеп кайта. Тимур Сафин 2001 елдан фехтование белән шөгыльләнә. Фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы. 2007 елдан Россия спорт мастеры. 2016 елда Европа чемпионатында ике алтын медаль ала. 2016 елдагы Олимпия уеннарында алтын һәм бронза медальләр яулый.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар