Пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча чемпионнар мәгълүм булды

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы булды.
Ярышта Россиянең 71 субъекты, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре катнашты. Ярышларда катнашучыларның 20 проценты авыл һәм бистәләрдән килгән. Чемпионатта катнашучыларның иң өлкәннәре Ненец автономияле округыннан (Нарьян-Мар шәһәре) килгән 79 яшьлек Раиса Палкина һәм Кабарда-Балкариядән (Ново-Хамидие шәһәре) килгән 76 яшьлек Мусарбий Дацирхоев булды. Татарстан данын Чаллыдан Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев яклады.Татарстан командасын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары һәм җирле Пенсионерлар берлеге бүлеге әзерләгән.
Россия Пенсионерлар берлеге рәисе, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чемпионатның абсолют җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Команда беренчелегендә 51,6 балл җыйган Татарстан Республикасы җиңү яулады. Икенче урында - Самара өлкәсе (37,4 балл). Оренбург өлкәсе өченче булды (33,26 балл). Башлангыч дәрәҗә әзерлекле катнашучылар арасында абсолют җиңүчеләр дип Татарстаннан Сергей Мезенцев (1нче урын), Самара өлкәсеннән Светлана Митрофанова (2нче урын) һәм Амур өлкәсеннән Ирина Гузий (3нче урын) табылды. Югары дәрәҗә әзерлекле катнашучылар арасында Татарстанан Зоя Гуска тиңнәр табылмады. Кемерово өлкәсеннән килгән Вера Батенькова - икенче, Краснодар краенан Алексей Кулешов өченче булды. Татарстан вәкилләре «Дәүләт хезмәтләре» номинациясендә дә абсолют лидер дип табылды. Казаннан Сергей Мезенцев «Яндекс», «Word» номинацияләрендә икенче, «Өй эше» буенча беренче урын яулады.
«Ходай Тәгалә күрә, без әзерләндек, - диде ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин чемпионат җиңүчеләренә бүләк тапшырганда. - Һаман Мезенцев та Мезенцев! Тик бу юкка гына түгел. Татарстан - мәгълүмати технологияләр буенча Россия Федерациясендә абсолют лидер!»
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов барлык катнашучыларны да мәгълүмати технологияләргә һәм электрон хезмәтләргә якынрак булырга чакырды. Ул шулай ук чемпионатта катнашучы иң өлкән кешеләрне һәм Казанга кадәр иң озын юл үткән түзем катнашучыны бүләкләде.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/25/112824/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.