Логотип
Яңалыклар

Өр-яңа спектакль! «Каракүз»!

Казанда Минзәлә театры гастрольләрен һәрчак көтеп алалар. Аларның репертуары бай, үзенчәлекле. Артистларның уйнауларын яраталар.  Быел да Минзәләләр килә дигәч, театрга барасым, спектакльләрен карыйсым килде.  

Карыйсы килүнең тагын бер сәбәбе бар: анда авылдашым, күрше кызы Эльмира уйный. (Әти-әнисе Илфак абый белән Халидә апа  кызларына Эльмира исемен миннән күреп куйган бит!) Күрше кызы дигәч тә, ул инде Минзәлә татар дәүләт театры актрисасы Эльмира Әхмәтханова. Дистәләгән рольләре, тамашачы күңеленә кереп калган матур образлары бар.
Беркөн Эльмира үзе шалтыратты. Театрга чакырып. «Өр-яңа спектакль алып килдек. «Каракүз»! Тинчуринныкы. Килми калмагыз!» – ди.

Кәрим Тинчуринның «Каракүз»е турында ишеткән дә юк иде әле моңарчы. Ул 1929 елда ук язылган булган инде. Әмма кулъязма хәлендә генә сакланып калган. Кәрим Тинчуринны кулга алганда драматургның хатыны Заһидә апа кайбер кулъязмаларны НКВДчылар тентүеннән ничектер яшереп кала алган. Соңрак алар Кәрим Тинчурин иҗатын өйрәнгән драматург һәм язучы Батулла кулына күчә. 2014 елда Батулла Тинчуринның биш кулъязмасын Милли китапханәгә бүләк итә. 2015 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе аны аерым китап итеп бастырып чыгара. Әсәрнең кулъязмаларын өйрәнүче, гарәп язуыннан татар язуына күчерүче – филология фәннәре кандидаты, текстолог Раиф Мәрданов. 

 ...Кәрим Тинчурин исемендәге театрга халык җыелган. Сабир Өметбаев исемедәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, «Каракүз»не уйнап (режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев) , Казан тамашачысы белән саубуллашачак. Мин, премьера башланганчы грим бүлмәсенә кереп, Эльмирага уңышлар теләп чыгам. Сизелеп тора: дулкынланалар. Әле моңарчы беркайда да уйналмаган спектакльне сәхнәдән күрсәтәчәкләр бит. Борынгы тормыштан музыкаль мелодрама дип атала ул.   

Карарга теләүчеләр күп икән. Арада таныш артистлар, театр белгечләре, журналистлар, студентлар...Пәрдә ачылуга ук сәхнә бизәлеше дә (рәссамы Валерий Яшкулов), илаһи музыка да (композитор Эльмира Галимова иҗат иткән!) күңелләрне яулап алды. Әйтерсең, без Шәрык дөньясында кайныйбыз.        Вакыйгалар чынлап та Шәрыкның бер шәһәрендә бара. Төп геройлар кыю кыз Каракүз (Динара Акматова), кол егет Иделбай (Ринат Бәдретдинов), Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы бәге Җанбәк (Трның халык артисты Рөстәм Муллин). Гади халыктан чыккан куркусыз кызның падишаһ тарафыннан куелган җитәкчене кулга төшерүе сурәтләнә. Хәерче кыз Каракүз җырлап-биеп көн итә. Кызны очраклы рәвештә күргән Җанбәк бай аңа гашыйк була. Җанбәктән котылу хәйләсе белән Каракүз әйләнмәле бакча ясатырга куша. Сөйгәне Иделбай алдан сөйләшү буенча туй барышында утларны аера. Шау-шу арасында егет Каракүзне күтәреп кача...
Комик күренешләр, шигъри һәм чәчмә сөйләм аралашып бара, җырлар... Рәзилә Муллина, Венера Нигъмәтуллина, Эльмира Гәрәева, Хафиз Хамматуллин кебек артистларның уйнавы... Хәер, артистлар барысы да матур уйный! Мин эчтән генә:«Булдырасың! Бирешмә, Байсар кызы!» дип, Зәкәтбану-Эльмираны энә күзеннән үткәреп, аңа көч биреп утырам. 
Тәнәфестә Эльмирадан смс хәбәр килә: «Карарлыкмы, Эльмира апа? Бик дулкынланып уйныйбыз. Таныдыңмы соң мине?»

Танымыйча инде! Нәкъ Халидә апа йөрешләре! Ә үзем: «Халык ошата! Син дә оста уйныйсың! Афәрин!» дип язып җибәрәм.
...Спектакль тәмам. Алкышлар. Чәчәкләр. Яшьләр (бәлки, алар театр училищесыныкылардыр)үзара сөйләшеп чыга:
– Мондый романтик кыйссаны күргән юк иде әле.
– Матур уйнадылар!
– Шәрык фильмын карагандай булдым...
– Куелышы яңача, музыкасы отышлы! 
Мин Минзәлә артистлары өчен сөендем. Халык әнә ничек яратты аларны!  

 

 
  

   

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар