Логотип
Яңалыклар

«Җомга күчтәнәче»

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте каршында эшләүче «Зәкат» хәйрия фонды Республика клиник хастәханәсендә «Җомга күчтәнәче» дигән акция башлап җибәрде. Алга таба ул һәр айның соңгы җомгасында узар дип көтелә.
 
«Зәкат» фонды белгече Гөлназ Галиева әйтүенчә, бу акцияне оештырганда алар төп ике махсатны күз алдында тотканнар. Беренчесе: шушы кечкенә генә күчтәнәчләр белән  кешеләрне сөендерү. Моңа кадәр «Җомга күчтәнәче» Казан шәһәренең кайбер мәчетләрендә үткән: күчтәнәчләрне ялгыз әби-бабайларга, күп балалы яки авыру баласы булган гаиләләргә, мохтаҗларга  өләшкәннәр. (Кемгә ярдәм кирәге күп очракта акция вакытында ачыклана да.) 
Акцияне Республика клиник хастаханәсендә үткәрү башлаулары да юкка түгел. Гадәттә, монда дәваланучы авырулар Татарстанның ерак районнарыннан да килә, һәркемнең янына килеп йөрүче, хәлен белешүче дә булмаска мөмкин.
Икенче махсат: җомга көннең зурлыгын аңлату. Аллаһы Тәгалә: «Җомга ике бәйрәмнән – Ураза һәм Корбан гаетеннән дә олырак», – ди. Ул башка бәйрәмнәр кебек елга бер тапкыр гына түгел, атна саен килә. Җомга көнне сәдака бирергә, игелекләр кылырга, әти-әнинең хәлен белергә тырышабыз. Бу көнне кылган яхшылыкларга савап икеләтә күбрәк языла.
«Зәкат» фонды бу юлы алып килгән күчтәнәчләрен ортопедия (җитәкче вазыйфаларын башкаручы – Илдар Шәүкәт улы Гыйльметдинов) һәм отолорингология (җитәкчесе – Мәрданова Гөлбария Закир кызы) бүлекләрендә ятучы авыруларга өләште. Күчтәнәчләрне палаталарга кертеп, һәркемнең кулына тапшырдылар. Бу сәгатьләрдә операция өстәлендә булучыларга да күчтәнәчләр калдырылды, Аллаһы Тәгаләдән һәрберсенең сәламәтлеген сорап догалар кылынды.  
Ә аңа кадәр авырулар рухи күчтәнәч алды: «Гадел» мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Бакиров һәр ике бүлектә дә йөрәккә үтәрлек кыска гына вәгазьләр сөйләде.
 – Өч төрле кеше – Аллаһы Тәгаләнең кунагы, ди пәйгамбәребез: өеннән хаҗга чыгып киткән кеше – кире әйләнеп кайтканчы, мәчеткә барган кеше кире өенә кайтканчы һәм авыруның хәлен белергә баручы, – диде ул.  – Аллаһы Тәгалә безгә ике төрле байлык бирде: берсе – тән сәламәтлеге, икенчесе – җан сәламәтлеге. Аның икесе булганда гына без бәхетле. Изге җомга көнне догалар кабул була торган сәгать бар: һәркайсыбызга Аллаһы Тәгаләнең шушы ике байлыгын сорыйк: ниятебез – изге, иншалла, теләгебез дә кабул булыр!
Хәзрәтнең вәгазен күз яшьләре белән тыңлаучылар булды. Гомумән, «Җомга күчтәнәче» өчен барысы да рәхмәт әйтте. Сырхауханәнең 9 катында бөтен уңайлыклары булган намаз бүлмәсе оештырган өчен клиника җитәкчелегенә рәхмәт ирештерүчеләр дә байтак булды.  
 
Белешмә өчен: «Зәкат» фондына быел гына ярдәм сорап 600 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар арасында ДЦП авыруы белән авыручылар, янгын чыгып бернәрсәсез калучылар, авыр хәлгә тарган юлчылар күбрәк. Мөрәҗәгать итүчеләр гариза язып калдыра, аларның документлары тикшерелә һәм, тиеш дип тапканда, шуннан соң гына ярдәм күрсәтелә.
Фондның адресы: Казан шәһәре, Тукай урамы, 3 йорт, 304 офис.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар