Өлкәннәрне опекунлыкка бирү дәүләткә файдалырак

Татарстанда үз-үзен карый алмаган өлкән кешеләрне гаилә тәрбиясенә алганнарга 4 меңнән алып 8 меңгә кадәр акча түли башлаулары ихтимал. Әлеге социаль проектны төрле дәрәҗәдәге уңыш белән берничә төбәктә гамәлгә кертү омтылышлары булган инде. Республикабыз хөкүмәте дә 2017 елдан  инвалидларны опекага алучыларга бюджеттан компенсацияләр түләргә җыена.
Татарстанда яшәүчеләрнең 8 проценты рәсми рәвештә инвалид дип табылган. Үз-үзен карау аларга шактый авыр бирелә. Ярый да, яннарында ярдәм итеп җибәрерлек балалары, туганнары булса. Кайчак бит бу кешеләр бөтенләй ялгызы гына, ничек кирәк шулай гомер итәргә дучар ителә. Дәүләт мондый кешеләргә социаль хезмәткәрләр беркетә, билгеле. Шулай да атнасына берничә тапкыр гына килеп йөргән кеше әллә ни зур ярдәм күрсәтә алмый.

Яңа социаль проектта сүз  үз-үзләрен бөтенләй яисә өлешчә карау мөмкинлеген югалткан 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкән ир-атлар турында бара. Хакимият вәкилләре аларны гаиләгә алырга риза кешеләрне табып, башкарган игелекле гамәлләре өчен бюджеттан акчалата ярдәм дә күрсәтергә тәкъдим итә.  Инвалидлыгы булмаган гражданны яки 3 төркем инвалидлык билгеләнгән кешене караган өчен – 4 мең сум, 2 төркем инвалидны карамакка алучыга – 6 мең сум, 1 төркем инвалидны караган өчен 8 мең сум түләргә җыеналар.  Түрәләр шул рәвешле социаль учреждениеләр башкарган вазыйфаны шәхси секторга күчермәкче.

Опекуннар өлкән кешеләрне махсус учреждениеләрдән алырга мөмкин, шулай ук стационар хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ ялгыз кешеләрне патранажга алырга хокуклы. Карт кешене гаиләгә алу буенча килешү барлык яклар ризалыгы белән генә төзелә. Опекун гаиләсенең башка әгъзалары да өлкән яшьтәге затны үзләре янына кабул итәргә әзер булырга тиеш, барча кешенең кереме, милеге турында, шулай ук җинаять җәзасына тартылмау турында белешмәләр җыела.   

Опекунның үз гаиләсенә алган кеше милегенә  бернинди хокукы юк, шулай ук өлкән кеше дә гаиләгә алучыларның милеген үзенеке итә алмый, диелгән проектта. Әмма дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмчеләр өлкән гражданның кеременә исәп тота ала, әмма картның үзенә 25 проценттан да кимрәк калмаска тиеш.

- Өлкән яшьтәгеләрне опекунлыкка алуның моңа охшаш практикасы чит илдә бар. Һәм бу идеяне, нигездә, уңай кабул итеп була. Әмма хезмәткә яраклы булмаган чит кешене үз гаиләсенә алырга теләүчеләр генә күп булмастыр шул, – ди “Вместе” хәйрия фонды президенты Роберт Ангелов.

Әмма Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина фикеренчә, җәмгыять күп нәрсәгә әзерлексез. Әмма тенденцияләрдән алдан баручы карарлар булырга тиеш. Үз ихтыяҗларын гына кайгыртучы намуссыз кешеләр булачак дип фикер йөртсәң, бөтенләй законнар кабул итмәскә кирәк, ди ул.

- Дәүләт балаларны, инвалидларны һәм өлкән кешеләрне үз карамагына алырга рөхсәт итәргә тиеш: кешеләрнең шундый хокукы булырга тиеш.  Өстәвенә, бу форма социаль учреждениеләрдә картларга хезмәт күрсәтүгә караганда арзанракка төшәчәк. Ахыр чиктә бу проект файда гына китерәчәк, – дип фикер йөртә Татьяна Забегина.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2016 ел башына 316 меңгә якын инвалид исәпләнә – бу республика халкының 8,3 проценты. 62 700 кеше — хезмәткә яраклылык яшендәге кешеләр.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 октябрь 2020 - 19:19
    Без имени
    Гомер бер генэ бирелгэн бит. Эз генэ дэ хормэт юк узенэ бу Айголнен. Шул кадэр авыр булды укырга. Ата анасыннан мин в шоке!!! Нэрсэ утергэннен котэлэрме кызларын? Уз тормышына узе хужа тугел кызларын бит эллэ кайчан тартып чыгарырга кирэк бу тэмугтан. Нинди ул яшэу ди кайнана да, аерылганнар бит. Теге ир кисэгеннэн, телэсэ кайчан кыйналып торыргамы?.
    Якла мине, язмышым
  • 27 октябрь 2020 - 07:37
    Без имени
    Ризыкны кирәк кадәр генә алсагыз айлар буе саклыйсы да булмый...
    Бу лайфакларны хәтта синең әниең дә белми!
  • 26 октябрь 2020 - 12:45
    Без имени
    Хатын кызнын ин зур ялгышы ул, бала тугач узе генэ карый башлый, атасы белми дип уйлый. Билгеле балага, узенэ якын китермэгэч ир кеше узен артык дип хис итэ. Ышана белергэ кирэк, аларга да бала каратырга кирэк эзрэк. Шул вакытта гына гайлэ нык була.
    Артист була белмәгәнмен
  • 26 октябрь 2020 - 09:59
    Без имени
    Аерылырга, кайнанасыннан китәргә кирәк Аңа(кайнанасына) , нинди булса да, үз улы кадерле. Айгөлгә, балаларының тынычлыгын, тазалыгын сакларга кирәк. Эни кешегә, нинди генә авырлык килсә дә, бөгелмәскә, егылса да торырга, бирешмәскә, балаларына үрнәк, терәк булып яшәргә мөһим. Ул, башка беркем гә, бер ни тиеш түгел. Үстереп җиткергәнче, балалары алдында гына җаваплы. Күктән таш яуса да, аларга тынычлап укырга, яшәргә мөмкинлек тудырырга, дөрес тәрбия биреп үстерергә тиеш. Мине бик гаҗәпләндерде, Айгөлнең әти-әнисенең,булышасы урында, түзәргә кушып, читтән күзәтүләре.
    Якла мине, язмышым
  • 26 октябрь 2020 - 14:11
    Без имени
    "Мунча ташы"нда Фикусия Кактусовна, Мәгмүр Айнымасов кебек исемнәр, то есть, кушаматлар тагалар бит әле геройларына, шуның шикеллерәк итеп Дулкыния дигән. Татарда гомердә дә Дулкыния дигән исем булмады, булмаячак та! Ясалма, бер ышандырмый язганнары, ния генә күттән уйлап, интегеп яза икән ул, аптырыйм. Писатель түгел, псатыл инде.
    Син һаман шул сандугач -3
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...