Олимпия чемпионы Валентина Никонова Казанның шәрәфле гражданы булды

Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә Олимпия чемпионы, күп тапкыр СССР һәм дөнья чемпионы, Европа Кубогы иясе Валентина Никоновага “Казанның шәрәфле гражданы” исеме бирелде.
Әлеге мактаулы исем аңа шәһәрнең абруен күтәрүгә спортта яулаган уңышлары өчен Казан шәһәре мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин тәкъдиме белән бирелә. Валентина Никонованың исеме шулай ук “Казанның мактаулы гражданнары” китабына да кертеләчәк. “Казанның шәрәфле гражданы” исеме бирелү турындагы таныклык һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк аңа Шәһәр көнендә тантаналы төстә тапшырылачак.

Валентина Никонова – одимпия чемпионы, дөнья күләмендә вехтование буенча иң яхшы спортчысы. Ул 1952 елның 5 мартында Казанда туган. 1975 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

1973 елда шәхси исәптә дөнья чемпионы, Мәскәүдә уздырылган Универсиаданың команда исәбендә көмеш призер була. Ул Татарстан тарихында беренче мәртәбә булган Универсиадада катнаша. 3 тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Европа чемпионы, 6 тапкыр СССР чемпионы. 1974 елда Европа Кубогын яулауга ирешә һәм дөньяның иң яхшы фехтовкалаучысы буларак таныла. 1976 елда Монреальда уздырылган Олимпия уеннарында рапиралар белән команда ярышларында җиңүгә ирешә.

Хәзерге вакытта В.Никонова фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча эш алып бара.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/03/111957/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июнь 2021 - 14:25
    Без имени
    Хэзер ук кул кутэргэч,гел кутэрэчэк ул кончел кеше бн яшэу бик авыр,туганнарын тынласын иде сенлегез
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 23 июнь 2021 - 12:16
    Без имени
    16 яшьлек кызнын фикерлэре бит бу
    Әгәр ир китсә... 
  • 23 июнь 2021 - 12:10
    Без имени
    Бу кешеден ерак качырга Кирек
    Көнләшә. Димәк, ярата???
  • 23 июнь 2021 - 11:42
    Без имени
    Рэхмэт бик матур язылган🌹🌹🌹❤️❤️❤️🙏🙏🙏
    Сыңар алкалар
  • 23 июнь 2021 - 11:32
    Без имени
    Бу ярату тугел, чир бу, хэзер ук кул кутэргэч янадан кыйнап утерэчэк бит ул, аллам сакласын инде.
    Көнләшә. Димәк, ярата???
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан