Логотип
Яңалыклар

Олимпия чемпионы Алия Мостафина Россия җыелмасы бобслеисты Алексей Зайцевка кияүгә чыккан

Бер ел тирәсе генә очраштылар, эшне яшьләрчә тиз тоттылар, диде "Татар-информ" агентлыгына Алиянең әтисе Фәрхәт Мостафин.
Гимнастика буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина кияүгә чыккан. Ул үзенең Инстаграм челтәрендәге битендә кияве белән төшкән фотоны урнаштырган.

Алия үзенә яр итеп бобслей остасы, Россия җыелма командасы спортчысы Алексей Зайцевны сайлаган. Спортчыларның никахлашу тантанасы кияүнең туган җире Краснодарда үткән, дип яза StarHit.

Алар 2015 елның ноябрендә, җәрәхәтләр алу сәбәпле хастаханәдә дәваланган чакта танышкан булганнар. 



"Бер ел тирәсе генә очраштылар, эшне яшьләрчә тиз тоттылар. Мәхәббәт!" – диде "Татар-информ" агентлыгына Алиянең әтисе Фәрхәт Мостафин. 

Аның әйтүенчә, туйда кунаклар чагыштырмача аз булган: "Бик якыннар гына – без, аның әти-әнисе, якын дуслар".

"Әле кайда яшиселәрен ачыклап та бетермәдек, – диде ул. – Алиянең Мәскәүдә, иренең Краснодарда фатирлары бар. Хәзер сезон башлана, аларның хәзер өйдә була торган вакытлары түгел, тренировклар башлана. Шулай да Мәскәүдә яшәрләр дип уйлыйбыз".

"Бәхетлеме, дип сорасалар, барысы да нормаль дип җавап бирәм, – диде Фәрхәт Мостафин. – Бу дөньяда бәхетнең нәрсә икәнен төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Барысы да әйбәт, барысы да кешеләрчә. Очраштылар, яратыштылар, өйләнештеләр. Башкаларга да шуны теләр идем – яратыгыз, кавышыгыз, балалар табыгыз!"

сылтама: http://m.tatar-inform.tatar/news/2016/11/07/129271/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар