Логотип
Яңалыклар

Өчнең берсе

Моннан егерме ел элек мәшһүр режиссер Рифкат Исрафилов хакында шулай дип язган идек. Чыннан да шулай иде ул. Һәм хәзер дә шулай. Тик хәзер өчнең икесе инде дөньяда юк. Шуңа күрә «Татмедиа» ААҖ Рифкат Исрафиловны чакырып уздырган түгәрәк өстәл тирәсендәге сөйләшүдә сораулар гына түгел, хисләр дә күп булды. Әллә безне театр сәнгатенең бүгенгесе борчый, әллә үткәне сагындыра?

Башкортстандагы Гафури исмендәге академия драма театрында шактый еллар сәнгать җитәкчесе булып эшләгән иде мәшһүр режиссер. Мәшһүрлекне аңа ул куйган спектакльләр китерде. Илкүләм зур бүләкләр белән бәяләнгән «Бибинур, аһ Бибинур» гына түгел, Казан тамашачысын биһуш иткән «Галия», «Тапшырылмаган хатлар» драмалары, «Галиябану» фаҗигале драмасы Казанда уйналган көннәрдә халык бакчасын да, дачасын да онытып, театрга агыла торган иде. Шул спектакльләрдә уйнап танылу алган Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева ике халыкның да сөекле артистларына әйләнгәннәр иде бит. Ике дистә ел үтсә дә, тамашалардан алган тәэсирләр , әле кичә генә булган кебек, яңа. Ә аларда җырланган «Сиңа килдем, иркәм!», «Галия җыры» әле дә җырчыларның репертуарыннан төшми. Халык та һәр бәйрәменә шул җырларны алып керә. Бер буын икенчесенә тапшыра торган җырлар калдырган өчен генә дә ул спектакльләр һәм аларны сәхнәләштергән режиссер исеме хәтерләрдән җуелмаска тиеш. Болай дип язу, артык сагышка бирелү, юксыну хисләре өчен сәбәп юк та кебек. Әнә бит, каршыбызда утыра. Әле дә җир җимертеп иҗат итә.

Оренбургның үзе җиткәләгән Горький исемендәге рус драма театры белән яңадан­яңа географик киңлекләр яулый. Казандагы гасторольләре дә тулы залларда үтте. Өченче тапкыр га киләләре иде бу. Дөрес, теге еллардагы кебек романтика түгел инде бу урысча тамашаларда, ләкин барыбер дә алар да Исрафилов рухы бар. Рифкат әфәнде хәзер үзе дә үзгәргән кебек. Спетакльләр өчен иң кирәкле әйбер, хистән, сүздән бигрәк, ФИКЕР! Дип әйтүе дә күп нәрсәнең серен ача. Хәзер ул иҗатчы йөрәген аңламаган, аңа 19 ел элек Уфаны калдырып китәргә мәҗбүр иткән кешеләргә җавапны яңа фикерләрдән, шул фикерләрне әйтергә курыкмаган дрматурглардан эзли. Аңарда һаман да әле көрәшче рухы яши. Бер генә мисал. «Бервакыт Мәскәүнең Кызыл мәйданы аша үтеп барганда бер голланд кешесенең безнең журналистларга интервьюсын ишетеп калдым. Икенче бөтендөнья сугышында кем җиңгән, дигән гап­-гади сорауга ул кеше: «Әлбәттә, АКШ җиңде», дип җавап бирде ул. Бу гаделсезлеккә һәр капкадан ике­өч, ә кайвакыт җиде­сигез кешесен югалткан халык балаларына ничек чыдарга? Менә шуннан соң куйдым мин театрда «А зори здесь тихие»ны. Без бу спектакль белән Франциягә кадәр барып җиттек. Шушы бер спектакль белән генә дә совет солдатының, совет кешесенең Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтә, исбатлый алдык. Бу спектакль төрле халыкара конкурсларда югары бәяләнде. Алмаган премиясе калмады. Димәк, аңлыйлар». Спектакльнең сәяси эчтәлеге бер хәл. Димәк әле артистларның уены да югары кимәлдә. «Татмедиа» журналларының баш мөхәррирләре һәм бүлек мөхәррирләре катнашында Сөмбел Таишева уздырган түгәрәк өстәл янында сөйләшү дә башлыча әнә шул осталык серләре, перифериядәге театрларның проблемалары турында барды да.

Оренбургта эшләп килә торган театрның олы тәҗрибәсе бар. Шул ук вакытта алар татар театрының бишеге булган шәһәрдә эшләп ятуларын да бер дә истән чыгармыйлар. Хәер, театрның корифее саналган Рифкат Исрафилов та үзенең күршеләре – Мирхәйдәр ФӘЙЗИ исемен йөрткән татар драма театры өчен дә җаваплы икәнлеген онытмый булыр. «Оренбург тамашачысы һәр ике театрны да ярата. Бездә буш заллар юк», – дип, театрның директоры Павел Церемпилов та ачыклык кертәсе итте.

«Тамашачы әзер иде инде. Хәзер менә артистлар әзерләү ягын да кулга алдык. Оренбургтагы пединститутында театр факультеты ачып җибәрдек. Хәзер без әзерләгән кадрлар Россия театрларына да эшкә китә», – дип тә мактанып алдылар театр җитәкчеләре. Хаклы мактану, хаклы горурлану бу. 166 мең татар яшәгән шәһәрнең һәр ике театры яхшы сыйфатлы спектакльләр карый ала икән монда түгәрәк өстәлгә килгән бу икәүнең өлеше зур. 160 яшьлек рус театрының репертуарында 24 спектакль бар. Бу театрның ел әйләнә киеренке эшләп торуын исбатлый. Труппадагы илле кешенең һәркайсы үз амплуасындагы рольләрне тапкан.

Театрның сәнгать җитәкчесе театр өчен иң кирәкле өч нәрсә хакындагы серен дә ачты. Болар, беренчедән, яхшы драматургия; икенчедән, хисләр уята алырлык фикер; өченчедән, сәхнә белән тамашачының бербөтенлегенә ирешү. Бу максатларга ирешүдә миңа Гафури театрында ничә еллар Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйлаҗев драматургиясе ярдәм итте. Рус театрында мин дөнья классикасына, Антон Чеховка, Василий Шукшинга таянам, Александр Вампиловка исәп тотам.

Бәләкәй шәһәрдән килгән труппаның спектакльләрен Ташкент, Санкт-Петербург тамашачысы да көтеп ала. Марсельдә дә беләләр.

Янәшәсендә Олег Ханов кебек искиткеч талант иясе кебек театр рәссамы бар чагында уңыш, әлбәттә, юлдаш булачак.

Май ахырында юбилей тантанасы узганнан соң икенче көнне «Кәрвансарай» фестивален башлап җибәрәчәк театр вәкилләре белән очрашу гаҗәеп баетты каләм ияләрен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар