Өч яшьтән өлкәнрәк балалар «урнашып» бетәчәк

2016 елга Татарстандагы 3 яшьтән өлкәнрәк булган барча нәниләр балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш. Бакчаларны нәниләр өчен сыйфатлы камилләшү үзәкләренә әверелдерү исә аеруча мөһим максатлар рәтендә карала.

Бу турыда Татарстанның Дәүләт Советы депутатларына республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов хәбәр итте. Ул парламент вәкилләрен республикадагы мәктәпкәчә белем бирү системасының торышы белән таныштырды.

Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада балалар бакчаларын компьютерлар, интреактив җиһазлар белән тәэмин итү эшчәнлеге алып барыла. Роботлар белән бәйле техниканы камилләштерүгә юнәлтелгән проектлар нигезендә 29 балалар бакчасында LEGO комплектлары булдырылган. Алардан 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар файдалана ала.

Татарстанда балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр әзерләү эшчәнлегенә дә зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, Казан педагогика көллияте, Арча һәм Минзәлә педагогика көллиятләре базасында татар телендә укыту буенча өр-яңа ресурс үзәкләре булдырылган.

Өстәвенә, уку елы азагына кадәр муниципалитетлар балалар бакчалары рейтингын төзиячәк. Мәктәпкәчә белем бирү буенча иң яхшы дип табылган 20 бакчага исә 500 мең сумлык грантлар тапшырылачак.

Энгель Фәттахов үзенең чыгышында балалар бакчаларындагы урыннар мәсьәләсенә дә тукталды. Министр китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларның 71,8 проценты мәктәпкәчә белем ала. 3-7 яшьлек нәниләрнең 96 процентына белем алу мөмкинлеге бирелгән.

- Бу – Россиядәге иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Тик шулай булуга да карамастан, балалар бакчаларында урын җитмәү – аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бигрәк тә 3 яшькә кадәрге балаларны урнаштыру авыр, - дип дәвам итте сүзен министр.

Хәер, Энгель Фәттахов әлеге мәсьәлә тиз арада чишеләчәк дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, 2016 елга Татарстандагы 3 яшьтән өлкәнрәк булган барча нәниләр балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш.

- Өстәвенә, без дәүләтнеке булмаган балалар бакчаларына ярдәм итү буенча да актив эшчәнлек алып барабыз. 2011 елда аларның саны 8 генә булса, 2014 елда исә 34 кә җитте, - дип ассызыклады министр.

Энгель Фәттахов фикеренчә, ата-аналар балалар бакчаларына «ышанырга» тиеш. Әлеге учреждениеләрне нәниләр өчен сыйфатлы камилләшү үзәкләренә әверелдерү аеруча мөһим максатларның берсе.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/43522-engel-f%D3%99ttahov-%D3%A9ch-yasht%D3%99n-%D3%A9lk%D3%99nr%D3%99k-balalar-%E2%80%9Curnashyip%E2%80%9D-bet%D3%99ch%D3%99k.html

фото: 
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7383
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3047
    3
    39
  • 4287
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3225
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан