«НӘҮРҮЗ» IV Халыкара форумының программасы игълан ителде

2016 елның 13-17 июнендә Казанда “Нәүрүз” IV Халыкара театраль-белем бирү форумы үтә.

Форумда Венгриянең (Будапешт) Милли театры мәртәбәле кунак буларак катнаша. Әлеге театр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк.

IV форум кысаларында Германия, Италия, Грузия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк.
IV форум программасында 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләреннән кала, форум көннәрендә “Собачье сердце” (реж. А.Җәббаров, ГИТИС, С.Женовач курсы) һәм Венгриянең әйдәп баручы режиссеры Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук форум кысаларында “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовач белән иҗади очрашу үтәчәк.

тулырак

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8005
    1
    104
  • 8567
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9594
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...