Нәрсә җитә ана булуга?!

Кичә Казанда «Святость материнства» Бөтенроссия программасының «Гаиләдәге гореф-гадәтләр – Россия киләчәгенең нигезе» дип исемләнгән  форум үзенең эшен башлады.

Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Татарстан гаиләләре» фестивале белән ачылып китте. Тантанада РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Милли дан» үзәге попечительләр советы рәисе Владимир Якунин һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Дүртенче форумда Кытай, Япония, Сербия, Украина, Молдова, Грузия кебек илләрдән дә килгән кунаклар бар.

«Гаилә – дәүләтнең нигезе, ул мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу чыганагы, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич үзенең сәламләү сүзендә. – Гаиләләр нык булсын өчен без бөтен шартларны тудырырга тиеш. Никахларны саклап калу максатыннан аерылышу процессына үзгәрешләр кертү – аны катлауландыру буенча тәкъдимнәр керттек. Аның белән килешмәүчеләр дә бар. Әмма аны үзгәртергә мөмкин. Бу бик мөһим мәсьәлә».

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда күп балалы гаиләләрне ничек зурлау үрнәген дә күрсәтте: форум кунаклары алдында Балтачта яшәүче биш бала анасы Зөлфидә Тлякова һәм Сарман районының Җәлил бистәсендә гомер кичерүче, шулай ук биш бала тәрбияләүче Наталья Дубининага «Ана даны» медальләрен тапшырды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина да Татарстан Президентының аерылышуларны катлауландыру тәкъдимен хуплап чыкты. «Гаиләдә бәлигъ булмаган балалар барында никахны өзү процессын катлауландыру бигрәк тә мөһим. Чөнки бала өчен әти белән әнинең аерылуы һәрвакыт фаҗига», – диде ул.

«Форумда катнашучыларның фикере уртак: традицион гаиләләр – бүгенге Россиянең нигезе ул, – диде Елена Мизулина. – Гаиләләргә бүген өч куркыныч яный. Беренчесе – аерылышулар, икенчесе – бала төшерү («Һәр минут саен Россиядә 3 аборт ясала», – дигән мәгълумат форум барышында берничә тапкыр яңгырады. – ред.) һәм өченчесе – суррогат әниләр. Соңгысын күп илләрдә фахишәлек, кеше сату белән тиңләштерәләр».

Россия мөселманнары Үзәк Диния идарәсе башлыгы, мөфти Тәлгать Таҗетдин гаиләләрне саклау, ныгыту буенча шактый кызык тәкъдимнәр ясады. «Сез нигәдер ата кешенең ролен онытасыз, – диде ул. – Гаиләдә биш бала икән, әнигә «Ана даны» медале бирергә, ә әти кешегә – машина. Гаиләдә унөч бала тәрбияләнә һәм алар барысы да тәртипле, үрнәкләр икән, бу гаиләгә коттедж төзеп бирергә. Егет белән кыз икесе дә никахка саф, гыйффәтле килеш керә икән, аларны фатир белән бүләкләргә».

Форум бүген үзенең эшен фәнни конференция, түгәрәк өстәлләр, тренинглар белән дәвам итә. Секция утырышларының берсендә «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова да чыгыш ясаячак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7570
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3211
    3
    43
  • 4382
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3390
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан