Нижгар төбәгендә «Җәйге очрашулар» I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырылачак

14 августта Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Петрякс авылында «Җәйге очрашулар» I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырыла.
Фестиваль кысаларында, татар милли эшләнмәләреннән, камыр ризыкларыннан, кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә оештыру һәм ул әйберләрне сату каралган.

Фестивальдә катнашырга җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор төркемнәре, вокаль ансамбльләр, хорлар, хорегорафик төркемнәр, инструменталь оркестрлар һәм ансамбльләр, драматик һәм театр коллективлары чакырыла. Фестивальдә катнашуның төп шарты — киемнәрдә милли бизәкләр төшерелгән булу һәм чыгышларның татар телендә яңгыравы. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, иҗат төркемнәренең 20 кешедән артмаган булуы мөһим.

Фестивальдә катнашу өчен 25 июньгә кадәр gsn.sergach@mail.ru электрон адресына яки (883)19255195 номерлы телефонга факс аша анкета-заявканы юлларга кирәк.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/22/110605/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7969
    1
    104
  • 8555
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9580
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...