«Әниемне кайтарыгыз!»

Ниһаять, ниһаять... без моны бик көткән идек. Эчкече гаиләләрне, ә бигрәк тә әнисе эчкән гаиләләрдәге хәлләрне ишетеп кенә түгел, күреп беләбез. Андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хәлен күз алдына китерүе дә кыен.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Илсөяр Гарифуллина катнашында журналистлар белән уздырылган матбугат конференциясендә күптән ишетәсе килгән сүзләр әйтелде.1 сентябрьдән социаль ятимлекне кисәтүгә юнәлдерелгән проект гамәлгә кертелә башлады. «Аеклык ноктасы» дип аталган әлеге медик-социаль программа, нигездә алкоголик әниләрне дәвалауга йөз тота. Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә гаять дәрәҗәдә мөһим булган актуаль чара.
Татарстанда 12 меңнән артык ятим бар. Шуларның 23-25 проценты гына әти-әнисе вафат булу сәбәпле ятим санала. Ә калганы – 80 процентка якыны – әти-әниле килеш ятимнәр. Сәбәбе – әлеге дә баягы эчкечелек. Аңлашыла ки, бу программа Президентыбыз тарафыннан тикмәгә кабул ителмәмгән. Безне, беренче чиратта, балалар язмышы борчый. Бүгенге көндә 3,5 мең балага социаль куркыныч яный.
Министр урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, Татарстанда соңгы ике елда, кризис булуга да карамастан, алкоголизм артмый да , кимеми дә дигәндәй, шул бер дәрәҗәдә кала бирә. «Гаиләдә ир эчсә, бер бәла, хатын эчсә, бусы инде фаҗига», – диде министр урынбасары. – Шуңа без әниләрне балаларына кайтарырырга тиеш. Бу проект махсус алар өчен эшләнде. Тик теләк кенә белдерсеннәр, дәвалансыннар гына...». Хәзер программаны тормышка ашыруның беренче этабы бара: дәваланырга теләүче әниләр сайлана (нигездә күп балалы әниләр), аннары дәвалау чоры, ул алты айга сузылачак һәм шул вакыт эчендә пациент ай саен бер укол алачак. Дәвалануның меңнәрчә сум булуын искә төшергәндә, дәвалануның нәтиҗәсе булмый калмас, дип ышанасы килә. Гомумән, пациент ел дәвамында дару белән дәваланудан тыш, психиатрлар белән элемтәдә торачак. Шуның белән беррәттән, тернәкләнү чорын да узачак. Эшкә урнаштыру, бала белән мөнәсәбәтләрне көйләү, ягъни адаптация чоры белгечләрнең җитди күзәтүе астында булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.