Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре җитте

24-26 август Россия башкаласы татарлары өчен үзенчәлекле көннәр башлана: бу көннәрдә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була.

24 август көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашында Туфан Миңнуллинны искә алу әдәби-иҗади кичә уздырыла.

25 августта, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басылуга 50 ел тулу уңаеннан, язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.

26 августта сәгать 15.30 да Муса Җәлил урамында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, каһарман-шагыйрь М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерү ниятләнә.Шул ук көнне Мәскәү халыкара Музыка йортының Светланов залында Татарстан сәнгать осталары гала-концерты була. Анда ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, М. Җәлил исемендләге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары, «Голос» проектында катнашкан Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗәнова һ.б. артистлар чыгыш ясаячак.

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/24/112767/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар