Логотип
Яңалыклар

Мәскәүдә Коръән укучылар арасында XVI халыкара конкурс уздырылачак

11 октябрьдә Мәскәүдә «Crocus city hall» концертлар залында Коръән укучылар арасында XVI халыкара конкурс уздырыла. Чара Россия мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Мәскәү хакимияте вәкилләре, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Конкурста дөньяның 30дан артык иленнән Коръән укучылар катнашыр дип көтелә. Алар иң яхшы хафиз (Коръәнне яттан белүче) исеме өчен ярышачак.

Чарада махсус кунак – Коръән буенча дөнькүләм танылу алган белгечләренең берсе дә катнашыр, шулай ук кече хаҗга – Гомрәгә 3 юллама уйнатылыр дип планлаштырыла. Моннан тыш, «Crocus city hall» фойесында оештырылачак программада катнашып, Изге Коръәннең бөек һәм сокландыргыч тарихына чуму мөмкинлеге булдырыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/20/112673/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар