Мәшһүр Туфан ага Миңнуллинны искә алу чаралары була

Күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары уздырылачак.
24 августта сәгать кичке 6да башланачак мәдәни чара Асадуллаев йортында була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә оештырылган әлеге чара, 2012 елда арабыздан киткән Туфан ага Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.
Г.Камал театры Т.Миңнуллин пьесалары буенча озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган егермедән артык спектакль сәхнәләштерде:«Әлдермештән Әлмәндәр», «Җанкисәккәем», «Гөргөри кияүләре», «Мулла» һ.б.
Мәскәүлеләр 24 августта «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хушыгыз», «Мулла», «Гөргөри кияүләре», «Диләфрүз-Remake» кебек танылган спектакльләрдән өзекләр карау бәхетенә ирешәчәкләр.
Туфан Миңнуллин белән күп еллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова үзләренең хатирәләре белән уртаклашырга җыена. Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Камалның яшь артистлары Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин катнаша. Алар башкаруында бөек Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.
25 августта исә Казанда бер төркем зыялылар, иҗатчылар катнашында Туфан Миңнуллинның каберенә чәчәкләр китерү тантанасы була. Көннең икенче яртысында Туфан агага багышланган мәдәни чаралар драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итәчәк. Олы Мәрәтхуҗа авылындагы йорты ишегалдында Туфан Миңнуллинга куелган бюст рәсми ачыла. Камал театры иҗатчының аның туган авылында ачык һавада «Мулла» спектаклен тәкъдим итәргә җыена. Шул уңайдан ТР Мәдәният министрлыгы халыкны Казаннан Кама Тамагы районына автобус белән алып барып кайтуны оештыра.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/24/112772/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.