Мөселман кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнде

5-11 сентябрьдә Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале узды. Быел фестиваль программасында 33 илдән 60 фильм тәкъдим ителде. 

 
«Мәдәниятләр багланышы аша багланышлар мәдәниятенә» шигаре астында 2005 елдан оештырылып килүче фестиваль тынычлык, дини сабырлык, толерантлык идеяләрен алга сөргән, милләтара хезмәттәшлек турында сөйләүче фильмнарны берләштерә. Быел фестивальгә 50ләп илдән 700дән артык гариза кабул ителгән.
 
Фестиваль Татарстан Президенты теләктәшлегендә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Россиянең Мөфтиләр шурасы тарафыннан оештырыла. Быел традицион номинацияләргә өстәп, Россиянең яшь режиссерларын барлаучы «Яшь Россия» номинациясе дә кертелде. Жюрины танылган кинорежиссер, Россиянең халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Прошкин җитәкләде. Шулай жюрида Әфганстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Татарстан вәкилләре эшләде.
 
Бәйгедән тыш программа да вакыйгаларга бай булды. Иран режиссеры Мәҗид Мәҗидинең Пәйгамбәр балачагына багышланган «Аллаһы Илчесе» фильмы, җирле режиссерларның Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмов тормышы һәм иҗатын яктырткан фильмнары күрсәтелде, II «Кино вакыты» белем бирү форумы оештырылды. Фильмнар берьюлы Казанның «Родина», «Мир», «Корстон» кинотеатрларында, Казан Кремлендә һәм беренче тапкыр Иннополис шәһәрендә барды.
 
Фестиваль Казанның «Пирамида» комплексында ачылган иде. Ябылу тантанасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләр академия опера һәм балет театры бинасында үтте. Иң яхшы нәфис фильм, иң яхшы режиссер, оператор, сценарий авторы, ир-ат ролен башкаручы, хатын-кыз ролен башкаручы, иң яхшы документаль фильм, иң яхшы анимация фильмы кебек номинацияләрдә барлыгы 10 җиңүчегә Казан фестиваленең билгесе – Сөембикә манарасын сурәтләгән истәлекле сыннар тапшырылды.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2178
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5942
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан