Монреаль Татар Ассоциациясенең элекке рәисе Талип Кудеки 70 яше тулу уңаеннан татар шәхесләреннән үзенчәлекле бүләк алды

Монреальдә Татарлар Ассоциациясенә рәсми рәвештә 2002 елда нигез салынган
Канаданың Монреаль шәһәрендә эшләп килүче Татар Ассоциациясенә нигез салган шәхес, күп еллар Ассоциациянең җитәкчесе булып торган Талип Кудекига 70 яшь тулды. Бу уңайдан Ассоциация вәкилләре аңа үзенчәлекле бүләк әзерләгән – татар доньясында билгеле булган шәхесләрдән, иҗатчылардан видеокотлаулар яздырып, махсус фильм эшләгән.
Видеокотлауга нигез итеп "Super Tatar" төркеменең “Бик еракта идек без” клибы алынган. Төркем музыкантлары - Казаннан Иркә Гайнемөхәммәтова, Финляндия татары Дәниз Бәдретдин, хәзер Германиядә яшәп иҗат итүче Казан егете Муса Маликов видео аша Талип әфәндене туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек тели. Муса Маликов исә Германиядә яшәүче татарлар исеменнән сәлам юллый.
Видеокотлауда Канада татарларының да теләкләре урын алган, алар титрлар рәвешендә бирелә: “Татар милләтенә көч куйган өчен, туган туфрактан ерак яшәп, безне монда берләштергән өчен бездән сезгә олы рәхмәт!” - диелгән анда.
Казаннан кинорежиссер Илшат Рәхимбай: “Алып барган юлыгызның ахыры булмасын! Эшләгән эшләрегез бик изге. Тормышыгыз иҗат белән тулып, ташып торсын”, - дип, Талип Кудекка рәхмәтен җиткерә. Котлау клибында шулай ук шагыйрь, галим, ТР ФА вице-президенты, “Сәләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов та Талип әфәндене юбилее белән котлый. “Мин сезнең үземнең фикердәшем икәнне аңладым”, - ди Җ.Сөләйманов һәм юбилярны Биләрдә узачак “Сәләт” яшьләр форумына кунакка чакыра.
Видеода яңгыраган теләкләргә “Сәләт” яшьләре, “Сабыйлар” үзәгенә йөрүчеләр дә кушылган. Опера җырчысы Илүсә Хуҗина исә, Болгар шәһәрендәге “Ак мәчет” каршына басып, татарларның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкарып, шулай ук изге теләкләрен юллаган.
Монреальдә яшәүче татар кызы Алимә Сәләхетдинова хәбәр итүенчә, Талип Кудеки бүләккә бик куанган. “Аеруча балаларның татарча шигырь сөйләвен ошатты”, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Мәгълүмат өчен. Монреальдә Татарлар Ассоциациясе рәсми рәвештә 2002 елның 4 июлендә теркәлгән. Аңа Талип Кудеки нигез салган. Әлеге шәхес Кытайда туган, 30 яшендә Монреальгә күченеп килгән, биредә гаилә корган, ике бала үстергән.
Монреаль Татар Ассоциациясендә якынча 90 гаилә исәпләнә. Ассоциациянең эшчәнлеге белән интернеттагы чыганаклар аша танышып була. Мәсәлән, чыганаклар арасында Монреаль татарлары тарафыннан 1969 елда оештырылган Сабан туе күренешләрен чагылдырган видеоязма бар.
чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.