Логотип
Яңалыклар

«Моннан да ачыграк сайлауларны күз алдына китереп булмый»

Бердәм мәгълүмат үзәгенә килгән Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәктәге сәркәтибе урынбасары Юрий Камалтынов сайлау барышын әнә шулай бәяләде.

"Һәр сайлау участогында күзәтүчеләребез эшли. Сайлау барышына тәэсир итәрлек  закон бозулар юк. Иҗтимагый күзәтү үзәгендә онлайн режимда сайлау участокларын карарга була. Моннан да үтә күренмәле сайлауны күз алдына да китереп булмый. Без барлык  партияләр  белән дустанә мөнәсәбәттә. Дөрес, һәрберебезнең үз мәнфәгате. Сайлау алды агитацияләрендә  һәм сайлау вакытында  конфликт  чыгарлык бернинди сораулар булмады", – дип белдерде Юрий Камалтынов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар