Мөнир Рахмаев – "Голос"та остаз!

"Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруына нигезләнеп, Казанның 19нчы гимназиясендә шул ук исемдә проект старт алды. "Наставник"лар, ягъни остазлар ролен эстраданың популяр җырчылары Мөнир Рахмаев, Илнар Ялалов һәм Лилиана Газизова башкара.


– Проектка 19нчы гимназиядә эшләүче һәм шушы идеяне тәкъдим итүче Алексей Родионов чакырды. Сайлап алу турыннан соң минем төркемгә барлыгы 8 бала җыелды. Проект шартлары буенча һәр тур саен катнашучылар төшеп кала. Хәзерге вакытта төркемемдә 4 бала. Ике тур артта калды. Анда дуэт җырлар яңгырады, ә инде өченче турда балалар үзләре генә чыгыш ясаячак. Нигездә балалар рус һәм инглиз телендә җырлый. Үзем таләпчән гаиләдә тәрбияләнгәч, балаларга да шундый ук мөнәсәбәттә, чыгышларны таләпчән бәялим. Лилиана Газизова төркемендә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылу да катнаша, – дип сөйләде Intertat.ruхәбәрчесенә Мөнир.


"Голос" проекты 19нчы гимназиядә укучы балалар арасында гына оештырыла. Әмма киләчәктә аны Казан һәм хәтта Татарстан күләмендә оештыру планнары да бар икән. "Әлбәттә, проектны үстерәсе килә, чөнки ул күпләрдә кызыксыну уятты. Сәләтле балалар бик күп. Җыр өлкәсендә генә түгел, бар яктан талантлы алар. Үземнең балачакны искә алам да, бу балаларга шаккатам: алар бөтенләй башка төрле. Гимназиянең мөгаллимнәре дә, директоры да заманча карашлы. Биредә миңа барысы да ошады, бигрәк тә ашханә! Минем шундый гадәт бар: берәр мәктәпкә барсам, ашханәсенә кереп ашамыйча китмим, чөнки мәктәп ризыгын тәмле итеп әзерлиләр. 19нчы гимназиядә дә ашадым, бик ошады!" – диде Мөнир Рахмаев.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    8946
    7
    73
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4579
    0
    43
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    6036
    0
    43
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    3090
    4
    37
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    10099
    7
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 5 декабрь 2022 - 23:07
    Без имени
    дэвамы булса иде,тормышчан эсэр.Ныклы сэлэмэтлек авторга.
    Гомер бер генә килә-2
  • 5 декабрь 2022 - 09:03
    Без имени
    э оныклар дип торган эбилэр купме???? музей экспонаты булып баралар. Оныклар карашып, эзрэк вакытларын оныкларга багышлаучы эбилэр юк диярлек.
    Без бернәрсә тиеш түгел
  • 2 декабрь 2022 - 11:24
    Без имени
    Көнләшү гөмерлек чир ул.Көнчел кешенең фантазияседә бик бай.Үзе уйлап чыгарган уйдырмаларына ышанып хатын-кыздан көнләшеп яшиләр алар.Минем баштан үтте инде,әледә үтә.Инде яшедә бара бит.
    Үтмә, гомер, заяга!
  • 2 декабрь 2022 - 13:15
    Без имени
    Шулай кылына башлаганнар иде..мин просто алар Килер алдыннан ойдэн баламны ала идем Дэ чыгып ыза идем .. берседэ каршы очрадылар ..типо не знакомые люди уздымда киттем дэшмэдемдэ
    Иремнең туганнары...
  • 2 декабрь 2022 - 19:55
    Без имени
    Елый елый укыдым әби белән бабай өчен шатландым гел шулай кешеләр бер берсен тапсыннар иде
    Әти өйләнә
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда