Логотип
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чиклеләргә – бушлай фильмнар

Инвалидлар декадасы уңаеннан Казанда бушлай фильмнар күрсәтәләр. 1-5 декабрь көннәрендә “Аңлаешлы кино” дигән социаль акция узачак.
Чара уңаеннан, күрмәүче кешеләр өчен тифлокомментарийлар (визуаль элементлар ярдәмендәге кадр артындагы комментарий) белән Россия кинокартиналары күрсәтеләчәк. Ишетмәүчеләр исә киноларны субтитрлар ярдәмендә карый алачак.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен әлеге акция Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасы тарафыннан “Татаркино” оешмасы, “Мир” кинотеатры, Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсуслашкан республика китапханәсе белән берлектә уздырыла.

Тамашачылар игътибарына «Звездные собаки: Белка и стрелка», «Елки лохматые», «Мамы 3», «Поддубный» и «Солнечный удар» фильмнарын тәкъдим итәчәк. Кинокартиналар “Живые сердца” хәйрия фонды һәм Мәскәүнең Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасының мәдәни-спорт һәм тернәкләндерү комплексы тарафыннан тәкъдим ителә.

Фильмнар расписаниесе:

1 декабрь - «Звездные собаки: Белка и стрелка»
2 декабрь - «Елки лохматые»
3 декабрь - «Мамы 3»
4 декабрь - «Поддубный»
5 декабрь - «Солнечный удар».

Киносеанслар 15.00дә башлана. Керү – бушлай.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар