“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенә кушыл!

Яңа уку елына бер атна вакыт калды. Быел республикада 1 сыйныфка баручы 9484 балага ашыгыч рәвештә уку кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә кирәк. Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үзән районнары һәм Казанның Киров районы беренчеләрдән булып традицион хәйрия акцияләрен башлады.
Республика җитәкчелеге, Татарстанның хәйрия эшләре советы карамагындагы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе 2007 елдан оештырыла. Шушы узган еллар эчендә хәйриячеләр 150 мең баланы мәктәпкә әзерләргә булышты, моңа барлыгы 234 миллион сум хәйрия акчалары тотылды. Әмма инде күптән бу акция 1 сыйныфларны гына түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ мәктәп укучыларының барысын да колачлый. Быел, мәсәлән, 1 сыйныфка 44 436 бала укырга керәчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 9 484 кыз һәм малайны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү таләп ителә. Шул ук вакытта 2-11 сыйныфларда укучы тагын 14 400 укучыга да ярдәм кулы сузмыйча ярамый. Республика җитәкчелеге һәркемне, хәленнән килгәнчә, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясенә өлеш кертергә чакыра. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева ассызыклаганча, хәйрия акциясе ишле һәм аз керемле яки әти-әнисе инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучы балаларны, шулай ук инвалид балаларны мәктәп өчен язу-сызу әсбаплары, кием-салым белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре һәм оешма җитәкчелеген, гомумән, киң күңелле халкыбызны көчләреннән килгәнчә балаларга ярдәм итәргә өндәде. Берәүләрнең дәфтәр-каләмнәргә, икенчеләрнең яңа мәктәп формасы яки спорт киемнәре сатып алырга акчасы җитми. Балаларны сөендереп, хәйрия акциясенә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, – дип искәртә Ләйлә Фазлыева. Моның өчен җирле муниципаль хакимияткә, социаль яклау хезмәтенә яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Районнар хәйрия акциясе кысаларында төрле чаралар оештыру нәтиҗәсендә аны җанландыруга ирешә. Быел да муниципаль берәмлекләрдә хәйрия аукционнары, мәрхәмәтлелек марафоннары узачак, кайбер оешмалар бер көнлек хезмәт хакын хәйрия максатларына күчерәчәк. Аз керемле гаиләләргә спорт комплексларына, музей, театрларга бушлай керергә рөхсәт итү тәҗрибәсе дә киң файдаланыла. Ләйлә Фазлыева соңгы вакытта район һәм шәһәрләрдә “Ишегалды бәйрәм”нәре үткәреп, балаларны мәктәпкә озату кебек матур гадәт пәйда булуын искә ала. Бу атнада, әйтик, Мөслим, Түбән Кама, Казан, Балык Бистәсе, Әтнә, Баулы, Кайбыч, Аксубай, Минзәлә, Мамадыш, Чаллы, Питрәч һ.б. районнарда хәйрия акцияләре уздырылачак. Ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясендә бигрәк тә Актаныш, Әлки, Зәй, Кайбыч, Сарман, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевски районнары актив катнаша. Быел җәй Анапаның “Витязево” лагерендә ял иткәндә янгында матди зыян күргән балаларга да мәктәпкә әзерләнергә булышачаклар. Алар – Әлмәт, Әлки, Аксубай, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Яңа Чишмә, Казан, Балык Бистәсе, Тукай, Питрәч, Чистай, Минзәлә, Саба, Түбән Кама, Тәтештән – барлыгы 96 бала.
сылтама - http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.