Логотип
Яңалыклар

​«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бәхет өләшә

Яңа уку елы башлануга айдан кимрәк вакыт калып бара. Әти-әниләр балаларының мәктәпкә әзерлеген кайгырта башлады. Форма, букча, канцелярия кирәк-яраклары – санарга гына җиңел, ала башласаң, боларның барысы гаилә бюджетына шактый чиертә. Урта хәллеләр «кыйммәт», дип зарлана-зарлана булса да, балаларын энәсеннән-җебенә кадәр яңага киендерергә – бар кирәген  алырга тырыша. Әмма арабызда авыр хәлдә яшәүчеләр шактый. Мондый гаиләләр өчен яңа уку елы чыгымнары – күтәрә алмаслык йөк. Ярый әле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе бар.

Быел республикабызда беренче сыйныфка 44 953  бала укырга керә, дип фаразлана. Аларның һәркайсы өчен, билгеле, бу дулкынландыргыч зур вакыйга. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын горур булып, чын укучы сыйфатында атлап керү мизгелләре барлык малай-кызлар хәтерендә озак саклана.  

Әмма, кызганычка, арабызда көнен-көнгә чак ялгап баручы, фәкырьлек чигендә яшәүче аз керемле гаиләләр, берсеннән-берсе кечкенә нәниләр тәрбияләүче күпбалалылар, матур мәктәп формасы – букча алып бирер кешесе булмаган ятимнәр, тормыш тарафыннан кыерсытылган мөмкинлеге чикле кешеләр, әти-әнисе сау-сәламәт булып та, яңа кием генә түгел, әни назы да тансык булган нарасыйлар, караучысыз калган һәм ярдәмгә мохтаҗ башка категорияләр дә яши. Күп еллар үткәрелеп, матур традициягә әверелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе аларга да Белем көнен якты, матур булып истә калдырырга булыша. Матди хәле нинди булуга карамастан, бер бала да яшьтәшләре янында үзен кимсенгән итеп хис итәргә тиеш түгел.

Бу акция республикабызда 2007 елда башланып китте. Безнең киләчәк – балаларда, шуңа күрә аларның тигез хокуклы булып үсүе, белем алу өчен уңай шартлар белән тәэмин ителүе мөһим, дип тугыз ел элек Татарстан Президенты аз керемле гаиләләргә нарасыйларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итеп торырга карар кылды. Быел да бу башлангыч дәвам иттерелеп, беренче сыйныфка баручы 9484 баланы сөендерәчәк. Аларның һәркайсы мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган өр-яңа букча белән бүләкләнәчәк.

Моның белән беррәттән, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган 2-11 нче сыйныф укучыларын да игътибарсыз калдырмыйлар. 14 меңгә якын шундый малай-кыз да мәктәп кирәк-яраклары алачак.

3 август көнне «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә рәсми рәвештә башлангыч бирелде.  Республикабызның Югары Ослан районында, Русское Макулово авылында 16 малай-кыз яңа букча иясе булды. Шулай ук беренче бүләкләрен булачак укучылар Яшел Үзәндә һәм Казанның Киров районында да алдылар.

Башкалабызның Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче гимназия янында бүген чып-чын бәйрәм рухы хакимлек итте. Уку йорты янына беренче мәктәп букчалары өләшү тантанасына бүләкләрен алырга чакырылучылар гына түгел, якын-тирәдә яшәүчеләр дә җыелган иде.  Төрле коллективлар чыгышлары,  викторина-бәйгеләр бирегә килүчеләргә күңел күтәренкелеге өстәде.

Букчаларны булачак беренчеләр Казанның Киров-Мәскәү районы башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Сергей Черепанов кулыннан алды.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе елдан-ел зуррак масштаб ала, әмма шул ук вакытта адреслы булып кала бирә. Республиканың команда рухын символлаштырып, яхшы гамәлләргә кушылучы гражданнар һәм коллективлар саны арта бара. Президент ярдәмчесе сүзләренчә, хәйриячелекнең барлык формалары бик мөһим. Бу ярдәм алучыга гына түгел, ярдәм күрсәтүчегә дә файдага. Шул рәвешле, игелеклерәк булырга өйрәнәбез, җәмгыятьтә үзара ярдәм, кайгыртучанлык, игътибарлы мөнәсәбәт тудырыла.

– Ышанып әйтәм, Сез чын-чынлап Татарстан командасы. Сенең алда бик зур эшләр тора. Без Сезгә бик тә ышанабыз һәм сезнең акыллы, көчле булуыгызны телибез. Без, өлкәннәр, сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер торабыз һәм барлык уңышларыгызга сөенергә әзербез, – дип Ләйлә Фазлыева нәниләрне якынлашучы Белем көне белән котлады.

Җилкәсенә мәктәп букчасы элүчеләрнең берсе Дәринә шәһәребезнең 75нче гимназиясе укучылары рәтен тулыландырачак.  Бүләкне алырга ул бүген әбисе белән килгән иде.

– Баланы мәктәпкә җыю бүген шактый авыр. Бу зур чыгымнар таләп итә.  Дәринәне әнисе берүзе тәрбияли. Мин дә, пенсиядә булуыма карамастан, әле дә эшлим, кызыма ярдәм итәргә тырышам. Җитәкчеләребез шул рәвешле ярдәм кулы сузуына зур рәхмәт, – дип сөенеп сөйли Татьяна Борисовна.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар