Мәктәп балалары ярминкәгә чакыра!

Ялларда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә яратып йөри башкала халкы! Шулай булмыйни! Атна буена ашар ризыгын шуннан җыя да кайта бит ул! Итен, балыгын, бәрәңгесен, йомыркасын, эремчеген, яшелчәсен, онын, ярмасын... Бердән, арзан; икенчедән, уңайлы, өченчедән, экологик яктан чиста...
Ә менә 24 сентябрьдә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган колледж-техникумнарда укучылар, мәктәп балалары үзләренең традицион ярминкәсенә чакыра. Елдагыча, Казанда һәм Чаллыда зурлап үткәрәчәкләр бу чараны. Алар үзләре җитештергән продукцияне сатачак. 100 тонна бәрәңге, 21 тонна чөгендер, 21 тонна кәбестә, 25 тонна кишер, 1 тонна сарымсак... Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович сүзләренә караганда, уку йортларының үз ярдәмче хуҗалыклары бар. Умарта да тоталар, куяннар да үрчетәләр, яшелчәләр дә үстерәләр. Сатудан кергән акча мәктәп-техникумнарга җиһазлар, әсбаплар алуга тотылачак. Ярминкәдә республиканың 41 районыннан 200 мәгариф учреждениесенең катнашуы көтелә. Матур итеп бизәлгән урыннарда егетләр-кызлар үзләре җитештергән уңыш продукциясен тәкъдим итәчәк, ярминкә җыр-бию, концерт номерлары белән үрелеп барылачак. Волонтерлар сатып алучыларга ярдәм оештырачак. Иртәнге 8 дә Агропромпарк мәйданында чып-чын сәүдә бәйрәме гөрләячәк. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре сәүдә рәтләрен карап узачак. Иң матур урынга, иң шәп товарга, иң актив мәктәпкә, иң бай концерт программасына бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырачаклар.
1985 елдан бирле үткәрелеп килә торган бу көзге бәйрәмне күпләр көтәдер. Мин дә көтәм. Мәктәп елларында без дә шулай бәрәңге, чөгендер, кишер, суган үстерә идек. Мәктәп ашханәсен ел буе җитәрлек азык белән тәэмин итә идек. Үзенә күрә балачакны сагыну бәйрәме дә булыр ул ярминкә, көзге муллыкка, җыелган уңышка сөенү көне дә булыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.