Логотип
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Ренат Акчурин турындагы “Йөрәккә якын” фильмы турында: “Бу фильм күңелләрне тетрәндерә”

Кешеләрне һәм үз эшеңне нык ярату – милләттәшебез, күренекле хирург Ренат Акчуринның уңышы нигезендә менә шул сыйфатлар ята. Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә дөньякүләм танылган кардиохирург Ренат Акчуринга багышлап төшерелгән "Йөрәккә якын" ("Близко к сердцу") документаль фильмын тәкъдим итү чарасында бу хакта берничә тапкыр кабатланды.

Презентация чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Фильм академикның апрель аенда билгеләп үткән 70 яшьлек юбилеена багышлап төшерелгән. Аның сценарие авторы, проект җитәкчесе – Фәридә Корбангалиева, режиссеры – Денис Красильников, операторлар – Максим Терехин һәм Алексей Матросов. Фәридә Корбангалиева әйтүенчә, фильмны төшерү барышында 70-80 нче елларда дәваланган кешеләрне эзләп табу шактый авырга туры килгән. “Архивлар сакланмаган, кешеләр читкә китеп урнашкан, кайберләре исем-фамилияләрен үзгәрткән. Без үзебезне хәтта детективлар итеп хис иттек”, - ди ул.

Фильм талантлы табибның операция өстәле янындагы күренешләреннән, аның үз эше турында сөйләменнән башланып китә. Аннан соң, ил Президенты булган Борис Ельцин, космонавт Александр Александровтан башлап, гап-гади пациентларга кадәр – 9 кеше Акчуринның үзләренең гомер юлында нинди зур роль уйнавы турында  җентекләп сөйли. 

Фильм ахырында гаилә әгъзалары – тормыш иптәше һәм улының фикерләре кертелгән. Алар аның ышанычлы, тугры тормыш юлдашы, кайгыртучан, тырыш, хөрмәткә лаек ата булуы турында сөйли.

Ренат Акчурин фильмнан соң сәхнәгә чыкканда тамашачылар аны аягүрә каршылап, көчле алкышларга күмде. “30 еллык эшчәнлекне бер сәгатьлек фильмга сыйдыра алгач, бу операторның да, режиссерның да бик зур талант иясе булуы турында сөйли”, - дип, табиб фильм проектын тудыручыларга рәхмәтен әйтте. Ул, шулай ук, фильмны төшерүгә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. “Табиб кешедән йөз чөерә алмый, ул һәрвакыт проблеманың иң кискен урынын тоярга, социаль статусына карамастан, һәр пациентны кайгырта, кызгана белергә тиеш”, - дип ассызыклады.

Минтимер Шәймиев, мондый фильмны караганнан соң, үзенә күрә бер пакьләнү хисләре уянуын билгеләп узды. “Без көндәлек тормышта, экраннардан негатив күреп ияләнгәнбез, ә фильмнан соң чистарынган күк буласың. Без Сезнең белән горураланабыз”, - дип, Дәүләт Киңәшчесе фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бик күпләрнең гомерен саклап кала алган Ренат Акчуринга рәхмәтен җиткерде. М. Шәймиев аның медицина технологияләренә нигез салучы кеше булуын билгеләп үтте.

Дәүләт Киңәшчесе Акчурин белән танышып, аның белән республикада югары технологияле медицинага ихтыяҗ мәсьәләләре турында фикер алышкан елларын искә алды. “40-50 минут эчендә авыруны югары технологияле медицина үзәгенә китереп җиткерсәң, коткарып була дигәнгә ышанып булмаслык иде, ә бу мөмкин икән. Соңгы ун елда гомер озынлыгы, аеруча ир-атларныкы, артты”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев фильмның исеме бик отышлы сайлануын таныды. “Бу исем уйланырга мәҗбүр итә. Йөрәккә якын дигәндә, Ренат Акчурин үзе дә безнең йөрәкләргә якын, шул ук вакытта бу картина да күңелгә якын”, - дип, ул фильмны төшерүчеләрнең һәркемнең йөрәгенә үтеп керердәй итеп тырышканнарын, моның зур осталык булуын мактап телгә алды.

Гадел Вафин Ренат Акчуринның “югары технологияләр медицинасы” сүзтезмәсе авторы булуын ассызыклады. “Безнең башка төбәкләрдән коллегаларыбыз республиканың өстенлеге нәкъ менә югары медицина технологияләренең үтемлелегендә булуын таный”, - диде министр. Ул ел саен Татарстанда яшәүче 20 меңнән артык кешенең югары технологияле медицина ярдәмен бушлай алуын әйтте. 10 ел эчендә ясалма кан әйләнеше аппаратын кулланып, 13 мең операция ясалган. “Әлбәттә, бу безнең конкурентлы өстенлегебез, моңа академик Акчуринның катнашы белән ирешелгән. Инде 10 ел вакыт узгач, Татарстанда Акчурин мәктәбе бар дияргә була, без дистәләгән мең кешенең гомерен коткарып калабыз”, - дип, медицина җәмәгатьчелеге исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Ренат Акчурин журналистлар белән аралашканда, иң катлаулы мизгелләрдә, кешеләр төшенкелеккә бирелгән вакытта да, барысын да дөрес эшләвенә ышанычының үзенә көч бирүен ассызыклап үтте. Эшендә ул гаиләсенең, коллективының да ярдәмен тоя икән. “Мин үземне ниндидер үзенчәлекле кеше дип санамый. Минем өчен бәхет – яраткан эшем”, - диде табиб.

Минтимер Шәймиев каләм ияләренә ассызыклаганча, һәркемнең гомере бер генә булуы турында без сирәк уйланабыз, ә моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. “Бу безне бер-беребезнең кадерен белергә этәрә. Кешеләрнең гомерен озайту – ул бәһасез зур сәләт. Бу фильм күңелләрне тетрәндерә, яхшылык күңелләрне тетрәндерә дияр идем”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар