Министр Айрат Сибагатуллин китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

"Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Сезне, Бөтенроссия Китапханәләр көне уңаеннан, чын күңелдән котлыйм! Китапханәләр көне библиография, китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм булып тора.
Китапханә – аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Китап уку һәм матбагачылык үсеше, әдәби процессның һәм китапханә эшенең камилләшүе – бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, тулаем бөтен җәмгыять өчен һәрчак актуаль булды һәм шулай булачак та.
Татарстан китапханәләре республиканың мәдәни тормышында актив катнаша һәм заман сулышын тоеп яши. «Паркта китапханә», «Мөхтәрәм китап – шәһәрдән читтә очрашулар», «Әдәби ишегалды», «Укучының мәдәни көндәлеге» проектлары, «Ел китабы», «Иң күп укый торган мәктәп укучысы» конкурслары китап укучы татарстанлыларның иң яраткан акцияләренә әйләнде.
Бүген республикада 150 китапханә эшли, 3788 китапханә хезмәткәре бай китап фондын саклап калу һәм укучыларның санын арттыру юнәлешендә игелекле эшләр башкара. «Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү» программасы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә, китапханәләр яңача җиһазландырыла, фондлары тагын да баетыла, укучылар белән эшләүнең заманча технологияләре кулланышка кертелә. Татарстандагы китапханәләрнең 90 проценты интернет челтәренә тоташтырылган. Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсендә цифрланган берәмлекләрнең саны 4400 дән артып китте. Алардан Татарстанның иң ерак районнарында яшәүчеләр дә тоткарлыксыз файдалана ала.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Мәгълүмат өлкәсендәге белемнәр гаранты буларак, сез үзегез хезмәт күрсәткән укучыларга мәгърифәт нуры таратасыз, аларда Китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбиялисез. Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз сезгә чиксез рәхмәтле булсын, фондларыгыз байыганнан-байый, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә якты ышаныч ныгыганнан-ныгый барсын. Сезгә нык сәламәтлек, илһамлы иҗат һәм игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар телим", - диелгән ТР мәдәният министрының котлау текстында.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.