Логотип
Яңалыклар

Миләүшә Айтуганова татар кинофильмында төп рольне башкара

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында «Байгал» тулы метражлы фильмының беренче эпизодларын төшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Камал театрында белдерделәр. Театр артистлары фильмның куючы режиссер Илдар Ягъфәров җитәкчелегендәге иҗади төркем чакыруы буенча фильмда төшкән. Режиссер фильм төшерелә башлау фактын кире какмады, әмма хорафатларга сылтап проект турында сөйләүдән баш тартты. "Менә төшергәч, күрсәткәч сөйләп булачак. Ник вакытыннан алда мактанырга", - диде кинематографист "Татар-информ" агентлыгына телефон аша һәм аңлаулары өчен журналистларга рәхмәтен белдерде.

Мансур Гыйлаҗевның "Байгал" фильмының нигезе булган сценарий башта "Мотор" дип аталган. Бу проектны һәм башка Татарстан фильмнарын финанслау турындагы мәгълүмат 2016 елның 7 июлендә Мәдәният министрлыгы сайтында дөнья күрде. Дәүләт фильмны төшерүгә конкурс нигезендә 2 млн сум бүлеп биргән. Фильмнарны дәүләт финанславы буенча конкурс комиссиясен педагог һәм сценарист, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Одельша Агишев җитәкләгән. Агымдагы елда Татарстанда 9 фильм төшерү өчен 8 миллион 200 мең сум бирелгән.

«Байгал» фильмы – детектив һәм драма элементлары булган мелодрама. Элеккеге ир белән хатынның катлаулы мөнәсәбәтләре, уллары белән булган фаҗига аларны күпмедер вакытка якынайтуы турында. Төп рольдә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова төшә. Продюсер һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы фильм төшерү барышы һәм проект турында сөйләүдән шулай ук баш тартты.

Тикшерелмәгән мәгълүматлар буенча Ягъфәровның яңа фильмында рольләрнең берсен Россия киносы йолдызы Владимир Вдовиченков уйнарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә төшерү төркеме әгъзаларының берсе хәбәр итте.

Татарстан Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, ел ахырында дәүләт финанславы алган киностудияләр башкарылган эш турында хисап тапшырырга тиеш.

чыганак:http://http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар