Логотип
Яңалыклар

«Мега»да күргәзмә ачылды: аны ни өчен карарга кирәк

Бүген «Мега» сәүдә үзәгендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Бу – синең белән минем тарих…» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Тамашачыларга фоторәссам Рамил Галинең сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы еллар башында төшерелгән 22 эше тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәне шул елларның фотоельязмасы дияргә дә була.

Бүген «Мега» сәүдә үзәгендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Бу – синең белән минем тарих…» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Тамашачыларга фоторәссам Рамил Галинең сиксәненче еллар ахыры-туксанынчы еллар башында төшерелгән 22 эше тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәне шул елларның   фотоельязмасы дияргә дә була. 
Күргәзмә ачылышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковлар катнашты. 
Мондый беренче күргәзмә быел җәй Горький паркында ачылды. Аның белән кызыксыну зур булгач, күргәзмәне башка мәйданчыкларда да оештырып карау теләге туган. «Мега» сәүдә үзәге бу тәкъдимне шунда ук хуплап каршы алган. «Фоторәсемнәрне урнаштыруга аңладык: алар безнең сатып алучыларга эмоцияләр бүләк итәләр», – диде сәүдә үзәгенең идарәчесе.  

 

Аклы-каралы бу фоторәсемнәрдә, чыннан да, сезнең һәм безнең тарих. 
Аларга карыйсың да, шул көннәргә кире кайтасың. 
Әле бит барысы да хәтердә... 

 


«Ленин дамбасында трамвай юлларын алыштыру. 1991 ел». 
Хәтерлисезме, ул елны Ленин дамбасы җәй буе ябык булды. Казансуның аргы ягына чыгасы булганда, без аның аша гел җәяү йөрдек. Рамил Гали фотосындагы ир-ат кына башкарырлык бу авыр эшкә тотынган ике хатын яныннан да, мөгаен, бер генә узмаганбыздыр. 

 


«Ленинград шахматчысы Гата Камский китапханәдә. 1988 ел». 
Мин япь-яшь Гатаның бу уенын үзем карамадым. Әмма аның Казанга бу килүен хәтерләүчеләр байтактыр. Гатаның берничә тактада берьюлы уйнавын күзәтеп торучылар арасында әллә никадәр таныш йөз. Милләттәшебез өчен ут йотып караулары йөзләренә чыккан. Борчылалар... Әле җиңүгә озак күрәсең. Флүс Латыйпов, Хәмзә Бәдретдинов, Госман Садә, Мансур Вәлиев, Мөдәрис Әгъләмов, Зөлфәт... Инде күпләре үзләре тарихка күчте. 

«Сабантуйдагы кибет. Питрәч районы Күн авылы. 1991 ел». 
Элеккеге Сабантуйларны машина әрҗәсендәге бу кибетләрсез күз алдына китереп буламы?  Кибетләр дип, күп булса, ике яки өч булгандыр инде алар. Бөтен Сабантуй мәйданына! Шуңа да алар тирәсендә әнә шундый чират! Ул чиратның бер тәртибе юк: һәркем кибетчегә акча тоткан кулын суза. Нәкъ шушы фоторәсемдәгечә! Сатучы кемнең кулына үрелә – шуның чираты була... «Бер көн килер, кибетнең түренә кереп, һәр әйберне үзебез сайлап алырбыз», – дисәң, бу автолавка тирәсенә җыелган халыкның берсе дә ышанмас иде ул чакта. Әкият диярләр иде...

«Ирек мәйданында митинг. 1991 ел». 
Фоторәссамның объективына мәйданның бер чите генә эләккән. Ул аны аз гына мәйдан түренәрәк, уртасынарак борса, анда минем үземнең байтак танышларым да күренер иде. Тәгаен күренер иде! Республикабызның киләчәге нинди булачагы ул көннәрдә фоторәсемнәрдәге әби-бабайларга да, безгә – студент яшьләргә дә барыбер түгел иде шул... 

«Уйнагыз, гармуннар бәйрәме. Сыра мичкәсе. 1993 ел»
«Елга порты. Татар туе. 1991 ел»
«Чәчтарашханәдә»...
Фоторәсемнәрнең һәркайсы янында тукталып, шулай уйланырга мөмкин.
Күргәзмәне карап, кемдер үзенең яшьлеген искә төшерер, кемдер ул чорның рухын, сулышын тояр. 
Экспозиция 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар