«Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленең урыны тәгаенләнде

29 август көнне Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы» дип аталган беренче республика этноконфессиональ фестиваль үткәрелә. Республика көненә багышланган әлеге чара Татарстандагы милләтләрнең, диннәрнең төрлелеге белән таныштыра.
Бу чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Казанның Башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе, Татарстан мөселманнарының Үзәк диния назәрәте, Казандагы яһүдләр дини оешмасы, Казан шәһәренең Рим-католик чиркәве оештыра.- Әлеге проект быел беренче тапкыр тормышка ашырыла. Аның идеясе Идел буе федераль округының этноконфессиональ сәясәт мәсьәләләре киңәшмәсендә яңгыраган иде. Әлбәттә, безнең республикада төрле милләтләрнең бәйрәмнәрен үткәрү традициясе бар. Ләкин шушы фестиваль барлык диннәрне, милләтләрне дә берләштерүче чара булып тора. Диннәребез төрле булса да, безнең кыйммәтләребез бердәм. Безнең көчебез – мәдәниятләрнең төрлелегендә, – дип белдерде журналистларга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова.
Чара Кремль яр буенда, төгәлрәк әйтсәк, Ленин дамбасы белән «Казан» милли-мәдәни үзәге арасындагы мәйданда узачак. Урам форматындагы әлеге фестиваль көндезге 12дән кичке 6га кадәр дәвам итәчәк. Керү – ирекле.
«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале исә ике төп юнәлешкә бүленгән. Аның беренчесе күргәзмәләргә багышланган. «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» күргәзмәсе, Болгар һәм Зөя шәһәрләренең фотокүргәзмәсе, каллиграфия, чүкү сәнгате буенча мастер-класслар оештырыла.
Фестивальнең икенче төп юнәлеше – концерт. Анда фольклор әсәрләр белән беррәттән дини әсәрләр дә башкарылачак. Яшьләрнең үз тамырларын онытмавы да мөһим фактор булып тора. Шул сәбәпле, яшьләр милли көйләрне заманча итеп башкарырга җыена. Моннан тыш, «Мәдәният мозаикасы»нда республикадагы 35 милли-мәдәни берләшмәнең 20се катнашачак.
Татарстан мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр әйтүенчә, бу фестиваль милләтләр, диннәр арасындагы без горурланып сөйли торган мөнәсәбәтләрнең көзгесе булып тора. Мөселманнар җәмгыяте «Мәдәниятләр мозаикасы»нда эксклюзив әсбаплар тәкъдим итәргә җыена. Коръән китапларының төрле басмалары белән беррәттән, анда мәдрәсәләр өчен язылган өр-яңа уку пособиеләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук татар шамаилләре күргәзмәсе оештырылачак. Араларында гадәти шамаилләр белән бергә Татарстан мәчетләре сурәтләнгәннәре дә булачак.
Православ дине вәкилләренә фестивальдә китаплар, чиркәү кирәк-яраклары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, православ иконаларны реставрацияләү буенча мастер-класс оештырыла. Протоиерей Владимир белдергәнчә, концертта Богородица монастыренең Архиерея, Казан духовный семинариясе хорлары катнаша. «Мәдәниятләр мозаикасы – ул мәдәниятләрне саклап калу. Ә мәдәни мохитне саклау әйләнә-тирәне саклау кебек үтә дә мөһим мәсьәлә», – диде рухани.
Фестивальдә Казанның Рим-каталик чиркәве хоры да катнашыр, дип көтелә. Әйтергә кирәк, бу хорда төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләр чыгыш ясый.
Әлбәттә, милләтләр дигәч, аларның милли аш-сулары да күз алдына килә. Тик, ни кызганыч, быел кунакларны үзбәк пылавы, грузин хинкалисы кебек ризыклардан авыз иттереп булмаячак. Милли аш-су бары тик милли-мәдәни автономияләрнең павильоннарында гына күрсәтелә икән.
Әлеге чарада 5-7 мең кеше катнашыр, дип белдерә оештыручылар. Гомумән алганда, этноконфессиональ фестиваль ел саен уздырылып, 2-3 көнлек масштаблы чарага әверелер, дип ниятлиләр. «Мәдәниятләр мозаикасы» беренче республика этноконфессиональ фестивале Татарстандагы барлык милләт, диннәрне берләштергән беренче чара булыр, дип уйлыйлар.
сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/47934-%E2%80%9Cm%D3%99d%D3%99niyatl%D3%99r-mozaikasyi%E2%80%9D-festivalene%D2%A3-uryinyi-t%D3%99gaenl%D3%99nde.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.