Логотип
Яңалыклар

Салават Зәкиевич – Мәдәният министры киңәшчесе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда эшләүче дүрт киңәшчесе бар хәзер.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда эшләүче дүрт киңәшчесе бар хәзер. Киңәшчеләрнең берсе – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, республиканың Тукай һәм Җәлил премияләре лауреаты Салават Фәтхетдинов. Ул популяр җырчы гына түгел, шәп оештыручы да, автоузышчы да, спортчы да, Казан дәүләт мәдәният институты парофессоры да... Әлеге сыйфатлары яңа вазыйфаларында да булышыр дип өметләнәбез. 

Шулай ук Җәлил исемендәге премия лауреаты, театр тәнкыйтьчесе Нияз Әгъләмов, Россиянең журналистлар һәм фоторәссамнар халыкара федерациясе әгъзасы Рәисә Сафиуллина һәм идарәче партнер,  Sculptor Agency (Мәскәү) консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов  – мәдәният министры киңәшчеләре.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар