Май бәйрәмнәрендә казанлылар 4 көн рәттән ял итә

30 нчы апрель, 1, 2, 3 нче май, шулай ук 7, 8, 9 нчы май ял көннәре булачак
Май бәйрәмнәрендә 30 нчы апрель, 1, 2, 3 нче май, шулай ук 7, 8, 9 нчы май ял көннәре булачак. Шул рәвешле, татарстанлылар 4 көн рәттән ял итә.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәр булачак. Эшчеләргә ял көннәрен hәм эшсез бәйрәм көннәрен дөрес, уңайлы туры китерү максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “2016 елда ял көннәрен күчерү” исемле 2015 елның 24 нче сентябрендә кабул ителгән 1017 нче Карары нигезендә,  2016 нче елда 2 нче гыйнвардагы ял көне 3 нче май – сишәмбегә күчерелде.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, бәйрәм көннәре якшәмбегә туры килгән очракта, ял бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Шунлыктан, 1 нче май якшәмбе ялы – 2 нче май дүшәмбегә күчә.

Шулай итеп, 2016 нче елда биш көнлек эш атнасында 30 нчы апрель, 1, 2, 3 нче май, шулай ук 7, 8, 9 нчы май ял көннәре булачак.  
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...