Логотип
Яңалыклар

​Маргарита Лянге: «Җәмгыять милли темалар белән кызыксына...»

Этник темаларны яктыртканда этик кагыйдәләрне дә истән чыгармаска кирәк! Башкалабызга Россия төбәкләреннән милли темаларны яктыртучы журналистлар килде: Казанда 29 июньнән 2 июльгә кадәр VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы эшли.


Форумга Россиянең 20 ләп төбәгеннән 100 гә якын делегат килгән. Россиякүләм чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында фикер алышулар бара. Төбәкләрдән килгән каләм ияләре милли  телләрдә чыга торган матбугат чараларының бүгенге четерекле хәле турында уртага салып сөйләшәләр. Бүген исә форум делегатлары Этникара журналистлар гильдиясе президенты Маргарита Лянге белән очрашты.

Маргарита ханым матбугат чараларында эшләүчеләр өчен «Этникара журналистика һәм кризис» дигән темага семинар оештырды. Этникара темаларны яктыртучы журналистларга этник нормалар аерым җаваплылык өсти. Каләм әһеленең максаты – фактларны һәм проблемаларны яктырту, Россия гражданнарының үз милләтләренә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, үзара татулыкны көчәйтү. Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары – бизнес-проектлар түгел. Маргарита Лянге белдергәнчә, соңгы ун елда журналистикада кризис хөкем сөрә. «Әлеге һөнәрнең дәрәҗәсе төште, аларга халык тарафыннан ышаныч кимеде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча массакүләм чараларына реклама кимегән, рекламадан алынган керем 32 %ка , басма мәгълүмат чараларының тиражы 12%ка төшкән. Редакцияләр оптимизация чорын кичерә, бу агым тагын кабатланачак... Җәмгыять милли үзаң белән кызыксына», – ди Мәскәүдән килгән коллегабыз.

Семинар барышында әнә шундый шартларда да милли каналларны, милли басмаларны саклап калу юлларын эзләргә кирәклегенә басым ясалды. Россиянең төрле төбәкләренең милли массакүләм мәгълүмат чараларының уңай тәҗрибәләре мисалга китерелеп узды...

Форум делегатлары өчен Казан буенча экскурсияләр дә оештырыла. Алар башкалабызның тарихи урыннарында, формаль булмаган мохиттә дә бер-берләре белән аралашырга мөмкинлек бирелә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар