Малайларны төрмәскә!

Бүген Татар-информ агентлыгында «Ир-ат сәламәтлеге» дип аталган XII Конгресс уңаеннан матбугат конфереренциясе узды. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, «Мужское здоровье» җәмгыяте президенты, Мәскәү Дәүләт Университеты каршында эшләүче Университет клиникасы директоры Армаис Камалов, Татарстанның баш урологы Ринат Гареев һәм республика матбугаты вәкилләре катнашты. Бүгенге көндә ир-егетләребезнең саулыгы мәсьәләсе аеруча кискен тора. Егетләр арасында кысырлык чире белән авыручылар саны 21 процентка арткан, мәни бизе ялкынсынуы белән авыручылар да арта бара. Простата яман шеше дә чигенергә уйламый. Ир-егетләребез арасында мондый чирләрнең артып китүенең сәбәбен Армаис әфәнде вакытында табибка күренмәүдә һәм чирне дөрес итеп, вакытында ачыкламауда күрә. Ә республикабызның баш урологы, гомумән дә, ир балаларга памперс кидерүгә каршы булуын белдерде. Памперслар малайларның спермалары өлгерүгә комачаулык тудыра икән. «Элек балалар ыштансыз үсте, мондый чирләр дә булмады. Ә хәзер без аларны җылы итеп киендерәбез, кат-кат төрәбез – сперматогеннар җылыда өлгерми», – диде ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
-
6 март 2021 - 22:29Без имениБИК шэп Фирзэр рэхмэт узенэ гомергэ мактана белмэдегезСалават: «Төнге дүрттә уятсаң да, җырлый ул»
-
6 март 2021 - 20:24Без имениУлгэч кеше кадере беленэ.Синең кабереңә, Камилем, беркайчан да эзне суытмам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.