Мал-туарга куркыныч яный

Таң туган саен, яңа хәбәр. Менә тагын шомлы бер хәбәр килеп иреште әле. Россиядә мал-туар арасында моңарчы күренмәгән сәер чир барлыкка килгән. Нодуляр дерматит дип аталучы бу афәт коточкыч йогышлы булуы белән куркыныч. Өстәвенә, әлегә аннан дәва да уйлап табылмаган. Авыруны чебен-черки, кигәвен ише хәшәрәт бөҗәкләр тарата. Бер терлектән икенчесенә һава аша да, сөт, селәгәй, кан, су, терлек азыгы аша да иярә. Авыру йоктырган хайванның кисәк кенә температурасы күтәрелә, ашамый башлый, күзеннән туктаусыз яшь ага, танавы юешләнә. Ике тәүлектән соң тәнендә 1-7 см булган төерләр барлыкка килә. Алар берәү-икәү генә булырга да, йөзләгән булырга да мөмкин. Капшап караганда, бу төерләр каты, кигәвен тешләгән җиргә охшап тора. Берничә сәгатьтән төер тирәсендәге тире кубалаклана, уртасы чокырлана. Авыру сыерның сөте алсу төскә керә. Аны савуы кыенлаша, сөтне тамчылап кына бирә. Хайваннар арасында бик йогышлы булса да, вирус кешеләргә зыянлы түгел.
Чир Россия чикләренә килеп җитсә дә, бездә әле малларның тулы бер фермасы белән авырган очрагы булганы юк, вирус Самара өлкәсенең Шигонск районында гына табылган. Авыруга каршы бердәнбер дәва чарасы, әлегә, сарык оспасына каршы ясала торган вакцина гына. Ул да артык нәтиҗәле түгел, ди мал табиблары. Бердән, вакцина үзе үк катлаулану очраклары китереп чыгара ала, икенчедән, инде авырый башлаган хайванга аны кадауның бернинди файдасы да юк, ул барыбер үлә. Әлеге вирус Татарстан өчен аеруча куркыныч, чөнки бездә терлекләрнең баш саны күп һәм аларга килгән зыян турыдан туры икътисадыбызга да зыян сала.
Шуңа да чит өлкәләрдән бозаулар, таналар, башка вак терлек, печән, салам, фураж оны сатып алганда, бик игътибарлы булырга кирәк. Теләсә кемнән, шикле сатучалардан алмаска. Аннан соң чирнең бөҗәкләр аша бик тиз таралуын да онытмаска, язга чыкканчы, бу чирне булдырмый калу чараларын күрергә кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.