«Үлеп яратты» китә. Нигә китә?!

7 октябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 111 нче сезонын ачып җибәрә. Традиция үзгәрми – ул көнне дә сәхнәдә «Зәңгәр шәл» уйналачак. Аныңчы, 16 сәгатьтән башлап, театр каршындагы мәйданда халык өчен бәйрәм «уйналачак». Кызык булыр ул җитәкләшеп, кулга кул тотынышып дигәнем, Камал театрын кочаклау.
Традициянең икенчесе – бөек режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көнне театр сәхнәсендә премьера уналу кадәресе дә сакланачак. Ул Зөлфәт Хәким әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Бармы ришвәткә дәва?» спектакле булачак.
Яңа сезон турында җәелеп сөйләрдән элек театрның 110 еллык юбилеен кибәнләп куярга кирәк. Тантана декабрь азагында булыр дип көтелә. Йомгаклап куясы нәрсә тагын да бар. Анысы – «Яңа татар пьесасы»н быел соңгы мәртәбә уздырып, алга таба өметле авторлар белән индивидуаль тәртиптә эшләргә ниятлиләр.
Тагын бер хәбәр: «Үлеп яратты», «Минем исемем Кызыл», «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакльләре репертуардан алына. Кайсына тамашачы йөрми, кайсы «картайган». Дөресрәге, яңа спектакльләргә урын кирәк. Яңалар исә «Ак калфагым төшердем кулдан» (Илдар Юзеев, Фәрит Бикчәнтәев), «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин, Георгий Цхвирава) спектакльләре.

Камал театры җитәкчелеге Саха акдемия театрының өч спектакль белән үзләренә килүен вакыйга итеп бәяли. Сахалар татар театры белән бертигез 110 еллыкларын билгеләп йөриләр икән. Саха-якут театры Казакъстан, Санкт-Петербург, Мәскәү гастроль маршрутына Казанны да керткәнгә директор Илфир Якуповның да күңеле булган. Бу театрга игътибар 2017 елның июнь башында узачак «Нәүрүз» фестивалендә дә үзәктә булачак, ягъни алдагы фестиваль аларга багышланачак.
Алдагы гастрольләрме? Гыйнвар аенда, гадәттәгечә, Мәскәү. Малый театр белән алмаш тәртибендә йөрешү бу, димәк, гыйнварда алар безгә килеп уйнаячак. Ә менә Туймазы театры үзе Казанга килгәләп торса да, Камалларның анда ук барып җиткәннәре булмаган. Быел менә – февраль аенда Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә йөреп кайтканнан соң, апрель җиткәч, баралар.
Театрның баш режиссеры әле үзе Уфада, Гафури исемендәге башкорт дәүләт акдемия театрында француз драматургы Дж. Ануй әсәре буенча «Антигона» дигән спектакль кую белән мәшгуль икән. Греция, антик чор тематикасы Гафури театры өчен аерым бер әһәмияткә ия икән, чөнки бу театр ачылганда – 1919 елда Мортазин-Иманский куйган беренче әсәр – «Эдип патша» да антик чордан. Бу хәбәрне безгә матбугат конференциясендә онлайн режимда катнашкан Фәрит Бикчәнтәев җиткерде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.