Логотип
Яңалыклар

Көзен беренче Бөтенроссия география диктанты уздырыла

Көзен беренче Бөтенроссия география диктанты уздыру күздә тотыла. Ул Рус география җәмгыяте башлангычы белән үткәрелә, дип яза “Российская газета”.
Бөтенроссия география диктанты кысаларында Россиядә яшәүче һәр кешегә, яше һәм социаль статусына карамастан, география буенча белемнәрен тикшереп карау мөмкинлеге булдырыла. Диктант язучыларның барысы да белгечләрнең компетентлы бәясен алачак. Россиядә беренче мәртәбә оештырыла торган әлеге киң күләмле акция Рус география җәмгыятенең фестивалендә башланыр дип көтелә.

РФ Президенты матбугат сәркатибе, Рус география җәмгыятенең медиа-берлеге рәисе сүзләренчә, тест  россиялеләрнең географиядән белемнәрен тикшерергә генә түгел, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының игътибарын мәктәптә география дәресләре санын арттыру заруриятенә юнәлтергә дә мөмкинлек бирәчәк.

Диктант бөтен ил буенча Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекләре ярдәме белән оештырылыр дип планлаштырыла.
 
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/04/112011/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар