Кыйнау, караклык, алимент түләмәүнең кайбер төрләре җинаять итеп саналмый башлый

Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды.
Кыйнау беренче тапкыр кылынган очракта, ул РФ Җинаять кодексы буенча каралмый, административ хокук бозу булып исәпләнә. Беренче тапкыр кыйнаган хокук бозучыга җәза буларак, 5 мең-30 мең күләмендә штраф түләү каралган. Шулай ук кыйнаучыны 10-15 тәүлек административ кулга алырга яки 60-120 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр билгеләнә. Әгәр кыйнаучы бер ел эчендә тагын бер тапкыр шундый ук хокук бозса, ул очракта бу гамәл җинаять эше буларак каралачак.
Яңа канунның искәрмәләре дә бар. Якын кешеләрен (ата-анасы, балалар, хатыны яки ире, абыйсы һәм апасы, әби-бабай, оныклары, опекун һәм попечитель һ.б.) кыйнаган затның гамәле административ хокук бозу булып түгел, җинаять эше буларак каралачак.
Хулиганлык нияте, сәяси, идеологик, раса, милли, дини, ниндидер социаль төркемгә нәфрәт аркасында, дошманлык мотивлары буенча кыйнаган очракта да җинаять җаваплылыгы каралган. Бу маддә буенча гаепле зат 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.
Закон шулай ук алимент түләүдән баш тартуны да административ хокук бозу разрядына кертә. Бу гамәл өчен 150 сәгатьлек мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кулга алу, 20 мең күләмендә штраф түләтү каралган. Бер тапкыр алимент түләүдән баш тарткан өчен административ җәза алган затлар кабат хокук бозса, алар 1 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Вак урлау очраклары административ хокук бозу булып санала башлый. Әгәр урланган милекнең бәясе 1 мең сумнан ким булса, аны урлаган өчен штраф 5 тапкыр арттырылып түләтелә яки аның күләме 1 меңнән дә ким булмаска тиеш. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки 50 сәгатьлек мәҗбүри эшләр каралган.Әгәр урланган милек бәясе 1-2,5 мең сум булса, штраф күләме 3 мең сумнан да ким була алмый. Бу хокук бозу өчен 10-15 тәүлек административ арест, 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган.
Беренче тапкыр җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылган зат, штраф түләгәч, җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин. Бу вакытта суд билгеләгән штраф күләме 250 мең сумнан арта алмый. Штраф түләмәгән зат җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Җинаять эше бәясе 2500 сум яки шуннан артыграк суммадагы милек урланган яки хокук бозучы моңарчы караклык өчен административ җаваплылыкка тартылган очракларда кузгатыла.
РФ ҖКда хупланган закон белән эшмәкәрлек өлкәсендә җинаятчеләргә багышланган маддәләрне либеральләштерү турында яңа нормалар кертелә. 159 маддәгә ("Мошенничество") 5 нче пункт өстәлә. Килешү төзеп, шул килешүдәге шартларны махсус рәвештә үтәмичә, зур матди зыян китергән эшмәкәрләргә карата җинаять эше шушы бүлектә карала башлый.
Бу җинаять өчен 300 мең сум күләмендә штрафтан алып 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Зур зыян китерелгән очракта штраф санкцияләре 1 миллионга кадәр, ә төрмә җәзасы - 10 елга кадәр арта. Бу очракта 10 мең сумнан артыграк сумма зур зыян, ә 12 миллионнан артыграк сумма бик зур зыян санала.
Экспертлар бу үзгәрешләрне төрлечә бәяли - каршылыклар барлыккка киләчәк дип тә, бизнес өчен уңай йомшак шартлар тудырыла дип тә санаучылар бар.
http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.