Логотип
Яңалыклар

Кытай вәкилләрен Татарстандагы сәнәгать үсеше шаккаттырган

Татарстанның Дәүләт Советында парламент вәкилләренең чираттагы утырышы уза. Сессия эшенә Кытай халык республикасының парламент вәкилләре дә кушылды.

Аларны республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Кытайлылар Татарстан белән кызыксына

- Дәүләт Советында Кытайдан килгән мәртәбәле кунакларны кабул итү – безнең өчен зур вакыйга. Россиягә кылган эшлекле сәфәрләре вакытында алар Татарстанга, Казанга килеп, безнең икътисад тармагында ирешкән уңышларыбыз, инновацион үсешебез белән танышырга карар кылды. Кытай безнең белән бик күптәннән хезмәттәшлек итә. Без аларның республикада социаль-икътисади торышны яхшырту белән бәйле инвестицион инициативаларын шатланып кабул итәбез, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин.


Чыннан да, соңгы вакытта Татарстан һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр шактый ныгый. Тиздән машина төзелеше, суыткычлар өчен җиһазлар ясау һәм Кытайда Татарстан җитештерүчеләренең самолет-вертолет сервис үзәкләрен булдыру белән бәйле проектлар тормышка ашырыла башларга тиеш.

- Кытай инвесторлары Мәскәү-Казан арасында тизйөрешле поезд юлы төзүдә дә актив катнашачак. Бу безнең мөнәсәбәтләрне ныгытуда аеруча зур роль уйнарга тиеш, - дип дәвам итте сүзен парламент рәисе.

Хезмәттәшлекне төбәкләр арасында җәелдерү мөһим

Кытай вәкилләре дә җавапсыз калмады, билгеле. Трибунадан Татарстанның Дәүләт Советы депутатларына Бөтенкытай халык вәкилләре җыены комитеты рәисе Чжан Децзян мөрәҗәгать итте.
Бу – минем Татарстанга беренче генә килүем әле. Хәер, бирегә сәфәр кылу турында күптән хыяллана идем инде. Ниһаять, хыялым чынга ашты, - дип башлады сүзен Кытай вәкиле.

Ул Татарстанда сәнәгать үсешенең югары дәрәҗәдә булуын да ассызыклап узды.

- Без бүген Татарстанда сәнәгать үсешенең никадәр зур дәрәҗәдә булуына төшендек. Икътисад тармагында ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика зур уңышларга ирешкән, - дип белдерде Чжан Децзян.

Сылтама:  http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45225-kyitay-v%D3%99kill%D3%99ren-tatarstandagyi-s%D3%99n%D3%99gat-%D2%AFseshe-shakkattyirgan.html
Ул шулай ук Кытай һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләрнең елдан-ел ныгый баруын ассызыклап узды.

- Ике илнең үсеше өчен төбәкләр арасында хезмәттәшлекне җәелдерү аеруча зур роль уйный. Социаль базаны алга таба да ныгыту кирәк. Кытай һәм Россия арасында бу эшчәнлек шактый уңышлы тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте Чжан Децзян.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар