Логотип
Яңалыклар

Кырым татарлары Казанда

«Кырым» фольклор ансамбле Татарстанда.  10 декабрьдә алар Чаллы халкы алдында чыгыш ясаганнар иде. 11 декабрь кичендә – «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан тамашачысы алдында осталыкларын күрсәтергә җыеналар.
1990 елда – кырым татарлары илләренә кайткач оешкан бу коллектив хәзер инде киң танылган иҗат төркеме. Халыкның сәнгатен саклап калуны максат иткән биючеләр һәм җырчылар бу вазифаны милли уен коралларын, милли киемнәрне, халык җырларын берәмтекләп җыюда һәм саклауда күрәләр.«Хайтарма» фильмын күргән тамашачы кырымтатар сәнгатенең әлеге халыкның җаны белән ни дәрәҗәдә тәңгәл, бербөтен икәнен аңлаган иде инде.

Казанга килгән артистлар инде Ана Ватанда түгел, үзләре әйтмешли, Кунак Ватанда туган буын вәкилләре. Әмма алар өсләренә милләт сагышын йөкләгәннәр. Казан татарлары белән Кырым татарларының уртаклыгы күп. Ансамбльнең солисты Әминә Мостафаева бу якынлыкны җыр якынлыгы итеп тә күрә икән. Ул остазы Гөлзадә Сафиуллинага бик рәхмәтле. «Гөлзадә ханым миңа татар җырларын өйрәтте», диде ул. Украинаның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ансамбльнең җитәкчесе Сәрвәр Кокура да туганлыкны ныгытуда Кырымда берничә мәртәбә уздырылган «Сөембикә варислары» дигән фестивальнең әһәмияте зур булды. Без араларны якынайтырга бик телибез», – диде.
       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар