Бүген республикада барган «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына нәтиҗә ясалды.
«Күрше фест» конкурсы «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект.
Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше фест» – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты.
«Күрше фест» бәйгесенә гаризаларны 12 майда кабул итә башладылар. Бәйгенең приз фонды 20 млн. сум иде – Татарстан халкы үз ишегалларында чаралар оештыру өчен 500 мең сумга кадәр акча ота алачак дип вәгъдә иттеләр.
Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры һәм «Күрше фест» бәйгесен оештыручы, бәйгенең комиссиясе рәисе Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, шушы кыска гына вакыт арасында алар менә нәрсәләр эшләргә өлгергәннәр:
– Без бәйгегә барысы 585 гариза кабул иттек. Җиңүчеләр саны исә – 64. Димәк, бер урынга ун гариза керде дисәк тә була. Дөресен әйткәндә, мондый активлыкны көтмәгән дә идек. Җиңүчеләр 200 меңнән башлап 500 мең сумга кадәр грант ота алачак дию күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Гариза бирү тәртибе катлаулы түгел иде – аны теләгән һәркем бирә алды. Бәйгедә шәхси кешеләр, оешмалар, идарәче компанияләр, ТСЖ, НКО һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Җиңүчеләрне ачыклар өчен бик зур экспертлар группасы эшләде. Аларның барысы да диярлек мондый чараларның эчендә кайнаган, үзләре кайчандыр шундый чараларны оештырган мәртәбәле шәхесләр.
Гаризаларны республиканың барлык төбәкләреннән дә алдык. Иң күп гаризалар Чаллыдан керде – 109 (Казанда исә йөздән бераз гына кимрәк). Шуны да әйтергә кирәк, гаризалар саны буенча беренче урында – үзмәшгульләр.
Экспертлар беренче чиратта тәкъдим ителгән чараларның халыкчанлыгына игътибар итте: чаралар мөмкин булганча күбрәк халыкны җәлеп итәргә, темасы да халык өчен актуаль булырга тиеш иде.
Инде менә җиңүчеләр билгеле.
Казаннан – 10, Чаллыдан – 9, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарыннан – 3 әр, Алабуга районынан 2 проект аларны тормышка ашыруда ярдәм алачак.
Иң кечкенә грант – 87 мең, ул ишегалдында чара үткәрү өчен бирелде: йортта яшәүчеләр үзләренең территорияләрен яшелләндерүдә катнашачаклар.
Ә иң зур күләмдәге грант – 500 мең. Алар берничәү һәм республиканың төрле төбәкләренә китәчәк. Шуларның берсе – «Татарстан–яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова командасы. Һәм алар, гариза Казаннан бирелсә дә, тәкъдим иткән чаралар республиканың берничә районында узачак бердәнбер команда. Башка очракларда, гариза, әйтик, Әтнә районыннан бирелә икән, чара да аларда уза.
5 июльдән башлап 30 сентябрьгә кадәр җиңүчеләр үзләренең проектларын гамәлгә ашырачаклар. Аңа кадәр, 14 июль көнне барлык җиңүчеләрне Чаллыда җыялар. Фестивальне оештыручылар алар өчен семинар үткәрәчәк, ул ишегалдындагы чараларны ничек оештырырга кирәклегенә багышланачак.
Грантларның күләме дә Чаллыда игълан ителәчәк.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк