Курчак театры олылалар өчен спектакль күрсәтә

«Әкият» курчак театры өлкәннәр өчен «Ханума» спектаклен тәкъдим итә башларга җыена.
Авксентия Цагарелиның «Ханума» комедиясе төрле милләт театрларының репертуарын бизи. Әлеге әсәр теләсә нинди тамашачының да күңел түрен яулый. Шуңа күрә «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуровның бу әсәргә алынуы бик табигый.
«Ханума» Татарстан Театр әһелләре берлегенең гранты хисабына тормышка ашырылды. Спектакль – юмор бәйрәме, шатлык, яхшылык һәм матурлыкка дан җырлый. Якты костюмнар һәм декорация, колоритлы музыка, биюләр, әсәргә яңача караш ташларга мөмкинлек бирә. Һәрвакыт шат күңелле яучы Ханума образы әкият сәхнәсендә үзенчәлекле итеп ачыла.
Спектакльнең рәссамы – Захар Давыдов, музыкасын СССРның халык артисты Гия Канчели язган. Пластиканы Татарстанның сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова куйган. Яңа спектакльдә коллективның яшь, шулай ук өлкән яшьтәге артистлары да катнаша: Татарстанның халык артисты Наталия Егорова, Татарстанның атказанган артистлары Эльвира Гыйлемханова, Сергей Кузнецов, артистлар – Алсу Хайсарова, Рафаэль Таһиров, Дилюс Хуҗиәхмәтов, Юлия Василишина, Айвар Гыймаев, Илсур Минкиев, Айдар Шәйһиев.
«Әкият» театрының өлкәннәр өчен тәгаенләнгән спектакльләрен тамашачы яратып кабул итәчәк, дигән өмет бар, чөнки бу юнәлештә коллективның инде эшләп караганы бар. Өлкәннәр спектакле биредә соңгы тапкыр 1997 елда күрсәтелгән иде.
сылтама: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/42957-olyilar-da-%E2%80%9C%D3%99kiyat%E2%80%9Dk%D3%99-mohta%D2%97.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.