К.Тинчурин театры Хельсинки каласында чыгыш ясый

23 һәм 24 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Финляндиягә иҗади сәфәр кыла.

Әлеге иҗади сәфәр Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә эшләп килгән Татар-төрек диаспорасы үзәгендә, милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулу уңаеннан каралган бәйрәм чаралары кысаларында үткәрелә. Бүген Финляндия башкаласында ике спектакль кую күздә тотыла.

Беренчесе – Габдулла Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм “Исемдә калганнар” (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” спектакле.

Икенчесе – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында белем алган яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнә.

Спектакльләрнең режиссеры – РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Иҗади сәфәрнең икенче көнендә Финляндиянең татар диаспорасы белән очрашу да күздә тотыла. Артистлар әлеге очрашу өчен татар халык җырлары, милли биюләреннән торган махсус концерт программасы әзерләгән.

сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2197
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан