Коррупция турында – балаларга

24 ноябрь көнне коррупциягә карата дәүләт хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары бердәмлеге турындагы мәсьәләгә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Журналистлар белән очрашуга килгән Татарстан Респрубликасы Идарәсенең коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Татарстан Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Кирилл Пономарев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев, «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов һәркайсыбызны кызыксындырган дистәләгән сорауларга җавап бирделәр.
Алексей Панкратов: «Безнең төп бурыч – коррупциягә каршы көрәшкә бөтен халыкны тарту, гражданнар арасында фикер формалаштыру».
Кирилл Пономарев: «Иҗтимагый палата мондый җитди проблемадан читтә кала алмый. Шуңа без коррупциягә каршы комиссия оештырырга булдык та».
Тимерхан Алишев: «Мәктәпләрдә балаларга коррупциягә каршы белем бирү максатында шундый юнәлештә 4 укыту-методик пособиесе эшләнде һәм файдалануга тапшырылды».
Валентин Шихобалов: «Безнең оешмада 18 яшьтән 30 яшькәчә булган егет һәм кызлар. Алар белән коррупция, ширвәтчелек очракларына каршы төрле үткәрелә».
Коррупция темасының мәктәп балалары арасына да үтеп керүен ишеткәч, сөенеп куйдым. Аның ни икәнен белергә, кечкенәдән үк нәфрәтләне үсәргә тиеш. Укысыннар, әйдә! Ичмасам, алар ширвәт бирмәскә, ширвәт алмаска өйрәнер.
«Сөембикә» журналы журналистының: «Укучыларга коррупциягә каршы тәрбия бирү бик яхшы. Укытучыларга да акцент ясалачак, дидегез. Мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә дә шундый ук зур акцент ясарга, аларны да парта арасына утыртып аңлатмырга, коррупциянең нигә китерәчәген күз алдында ярылып яткан фактлар белән күрсәтергә җыенмыйсызмы? Электрон чиратлар сакланмый, баланы без элиталы дип атаган яхшырак мәктәпләргә бирү өчен дә, бакчага урнаштыру өчен дә кесәләренә акча салырга кирәк» дигән соравына министр урынбасары бу юнәлештә эшләрнең, «Халык контроле» белән берлектә инде күптәннән баруын, шундый фактлар ачыкланганда, закон бозучы җитәкчеләрнең җаваплылыкка тартылуын конкрет мисаллар белән аңлатып бирде. Быел ата-аналардан 6 меңгә якын мөрәҗәгать алынган. Шуның 248 е – коррупцион характерда.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.