Логотип
Яңалыклар

«Китап» радиосы... юлга чыкты

«Китап» радиосының автобусы бүген Казан–Уфа–Казан маршруты буенча сәфәргә кузгалды.

«Китап» радиосының автобусы бүген Казан–Уфа–Казан маршруты буенча сәфәргә кузгалды.  Өч көн дәвам итәчәк бу автомарафон «Мин матурлык эзләп йөрим... » дип атала. 
Чара барышында музыкантлар төрле авыл-шәһәрләрдә 18 тукталыш ясап, концертлар куячак. Аерым алганда, Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Азнакай. Әлмәт районнарында, Чаллыда, Башкортстанның Кушнаренко, Чишмә, Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Октябрь районнарында халык белән очрашачаклар. Чыгышлар бөтен җирдә дә урамда – ачык һавада узачак. Алар бик кыска – һәммәсе дә 20-30 минут кына. Тамашачы шул арада берсеннән-берсе матур шигырьләр тыңларга, һәрбер йортка таныш булган халык көйләрен тыңларга өлгерәчәк. 
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Мирзаянов әйтүе буенча, автомарафонның төп максаты – радионы халык арасында таныту. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар