​Хыялыгызны тормышка ашырырга телисезме?

Бүгеннән, ягъни 14 августтан башлап, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, грант алу өчен, социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерсиячел булмаган оешмалардан бәйгедә катнашырга гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Бәлки сез йорт яныгызда балалар мәйданчыгы төзергә телисездер? Сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашларыгыз хөрмәтенә салынган һәйкәлне яңартырга вакыт җиткәндер? Яисә авыл эчендәге күл тирәсен  матурларга кирәктер? Ире белән аерылганнан соң, баласы белән ялгыз урамда калган хатын-кызларга ярдәм итү теләгегез бардыр? Әгәр шулай икән – бу бәйге сезнең өчен.  

Быел беренче тапкыр оештырыла торган бу конкурста катнашып, ниятегезне тормышка ашыра башлау мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гражданлык җәмгыятен үстерү, аларның инициативаларын эшкә җигү махсатыннан, грантлар өчен бюджеттан 35 миллион акча бүлеп биргән. 
Бәйгедә бары тик коммерсиячел булмаган оешмалар гына катнаша ала. Һәм аларның рәсми рәвештә теркәлүенә ким дигәндә 1 ел булырга тиеш. 

Әйткәнемчә, гаризалар Татарстан Республикасы икътисад министрлыгында бүгеннән башлап, 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә. (Конкурсның нигезләмәсе, шартлары һәм гаризаны тутыру тәртибе белән министрлык сайтында танышырга мөмкин). Гаризаны почта аша да юлларга ярый, китереп бирергә дә була. 
Һәр гаризаны экспертлар өйрәнеп, баллар куячаклар. Аннан нәтиҗәләр конкурсның комиссиясенә тапшырылачак. Комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Васил Шәйхразиев. 

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерсиячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан елга 10 миллион акча бүленеп бирелә иде. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Качу Туйды Гөлнара! Башка болай яшәргә теләге дә, көче дә юк. Үзе эшләп алган бердәнбер мөлкәте – кызыл төстәге ике ишекле генә машинасына утырды да, өстенә кигән киеме белән чыгып китте. Башка кайтмаска дип...
    11419
    1
    167
  • Яңа ел төне сере – Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
    7462
    1
    56
  • Юлдаш Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...
    5505
    0
    54
  • Ефәк яулык – Апам, менә сиңа тапшырырга куштылар, амәнәт диделәр. – Амәнәт? Марат үтә дә зәвыклы төргәкне Илсөягә сузды.
    5603
    1
    51
  • Тапкыр малай Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
    4824
    2
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 гыйнвар 2022 - 10:59
    Без имени
    17.01.22. 15:25 тә язган кеше белән килешәм. дөресе шул. саф кызга өйләнәчәк. ния сиңа өйләнсен? уйлап кара. Ә әнисен гаепләмә. башта үзең бала үстереп кара әле. ул акыллы малай икән, әнисен хөрмәт итә, ярата. әни - иң изге, хатыннан өстен торырга тиеш. бәхетен табачак ул егет, чөнки әнисенең фатихасын алыр.
    Әни сүзе гел безнең арада
  • 18 гыйнвар 2022 - 09:12
    Без имени
    Кешелэрне рэнжетергэ ярамый шул.
    ​Инә
  • 17 гыйнвар 2022 - 12:45
    Без имени
    Субханаллах, үзеннән үзе укылып тора торган дин турындагы язма. Мәкаләне бала кеше дә, олылар да яратып укырлык итеп язган журналистка рәзхмәтем зур. Дини белеме булмаганнар бу язманы укып бик күп әйберләрне белә ала. Айга бер тапкыр булса да шундый кызыклы язмагызны көтеп калам. Рәхмәт.
    Аллаһның фәрештәләренә ышану
  • 17 гыйнвар 2022 - 15:22
    Без имени
    Тулысынча килешәм мондагы язмалар белән! Әнисе белән торсын!!! Ныкбул!
    Әни сүзе гел безнең арада
  • 17 гыйнвар 2022 - 15:25
    Без имени
    Йоклап йөргәч аңа нигә өйләнергә. Болай да рәхәт. Саф кызга өйләнә ул. Менә күрерсез
    Әни сүзе гел безнең арада
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда