Химиклар Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле

Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты хезмәткәрләре Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителүен хуплады.
КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты Гыйльми советының 2014-2015 уку елы нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен төзи торган рейтинг нәтиҗәләре буенча КФУның Химия институты Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары химия факультетлары белән беренче өчлеккә керә. Үткән уку елында кабул ителгән абитуриентларның сыйфаты буенча Санкт-Петербургтан соң икенче, ә КФУ институтлары арасында беренче булып килә: ягъни БДИда югары баллар җыйган, халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән белемле балалар Казанның Химия институтында укырга теләгән. Институтта барлыгы 500 студент, магистрант һәм аспирант белем ала. Соңгы дүрт елда институтның лабораторияләре иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, андагы шартлар бүген Европа һәм Америкадагыдан калышмый.
– Булачак уку елында бездә зур вакыйга көтелә – Химия институтының яңа корпусын ачачакбыз. 2011 елда Казанда химия буенча халыкара конференция оештырылганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге яңа корпусның тәүге нигез ташын салуда катнашкан иде. Бу миллиард сумлык проект. Рөстәм Миңнеханов төзелеш барышын тикшереп торды, яңа лабораторияләргә шулай ук иң заманча җиһазлар урнаштырыла. Республика җитәкчелеге сәнәгать тармагының киләчәге фән үсешенә бәйле булуын аңлый. Рөстәм Миңнеханов безнең Химия институтын күтәрүгә күп көч куйды, бүген уку йортында фән белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, – дип сөйли институт директоры, Гыйльми советның рәисе, профессор Владимир Галкин. – Быел Татарстанда Президент сайлаулары үтәчәк, бу җаваплы вазифага Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителде, без, галимнәр дә, аның республика җитәкчесе булып калуын телибез. Шуңа күрә Гыйльми совет утырышында галимнәр бертавыштан Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклау өчен тавыш бирде.
Химия белеме кафедрасы мөдире, профессор Сурия Гыйлманшина сүзләренчә, тиздән ишекләрен ачачак яңа уку корпусында аның кафедрасына да лаборатория биреләчәк. «Без Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Безнең институт мәктәпләр белән тыгыз эшли, хәзер талантлы яшьләрне читкә җибәрмичә, үзебезгә җәлеп итәргә җиңел. Алар белем алып чыккач, үзләренең фәнни-техник эшләнмәләре белән Татарстан сәнәгате үсешенә үзләреннән өлеш кертер дип өметләнәбез. Һәрвакыт шулай бергә һәм бердәм булып эшләгәндә җәмгыятькә файда китерерлек нәтиҗәләргә ирешербез», – ди галимә.
Аналитик химия кафедрасы профессоры Герман Будников химия белеменә, гомумән, мәгариф һәм фәнгә бирелгән игътибарны, уңышларны Татарстан төбәгенең социаль-икътисади үсеше белән бәйләп карарга куша. «Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасында башкарган эшләре халыкта бары тик хуплау гына табарга тиеш. Без, үз чиратыбызда, бөтен фәнни җәмәгатьчелекне сайлаулардан читләшмәскә, һәр тармакта тотрыклы үсеш булсын өчен тырышырып эшләргә чакырабыз», – ди Герман Будников.
Мәгълүм булганча, шушы көннәрдә Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасына тәкъдим ителүен республиканың хезмәт коллективлары яклап чыкты, алар арасында «Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесе, Казан вертолет заводы (һ.б.) бар.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/45737-himiklar-r%D3%A9st%D3%99m-mi%D2%A3nehanovka-r%D3%99hm%D3%99tle.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.