Логотип
Яңалыклар

«Хатын-кыз карашы» күргәзмәсе

5 март көндезге 4 тә ТРның Дәүләт сәнгать музеенда (Казан, К. Маркс ур,, 64 нче йорт) «Хатын-кыз карашы» күргәзмәсе эшли башлый.

Күргәзмәдә Ирина Антонова, Алсу Тимергалина, Любовь Магина, Любовь Гриценко, Диләрә Барышева, Инга Әлмәнова һ.б. танылган рәссамнарның иҗаты белән танышырга мөмкин булачак. Рәсемнәр төрле график техника буенча һәм төрле жанрда эшләнгән. Елена Ермолина мультипликатор буларак тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Казан югары уку йортларында һәм Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында белем алучы яшь рәссамнар үзләренең дөньяга карашын хезмәтләре аша күрсәтәчәк. Ә инде олы буын вәкилләре - Магдалина Мавровская, Татьяна Зуева, Ирина Колмогорцева Казан һәм аның тирәсенә багышланган әсәрләрен халык хозурына тәкъдим итәчәк.

Тулырак мәгълүмат: http://izo-museum.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар